Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Ана капиталын куллануның мөмкинлекләре киңәйде

Ана капиталына дәүләт сертификаты алган гаиләләр хәзер әлеге акчаларны яки аларның күпмедер өлешен баланы укытуга гына түгел, аның белем бирү учреждениесе карамагында булганы өчен дә түли алачаклар. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем яки башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең төп программаларын тормышка ашыручы балалар бакчасы...

Ана капиталына дәүләт сертификаты алган гаиләләр хәзер әлеге акчаларны яки аларның күпмедер өлешен баланы укытуга гына түгел, аның белем бирү учреждениесе карамагында булганы өчен дә түли алачаклар. Бу мәктәпкәчә яшьтәге балаларга гомуми белем яки башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирүнең төп программаларын тормышка ашыручы балалар бакчасы яки башка белем бирү учреждениесе булырга мөмкин.
Ана капиталы чараларын әлеге максатка җибәрү өчен, сертификат иясе гариза язу белән беррәттән, Россия Пенсия Фондының территориаль органына ана капиталы исәбеннән баланы караган өчен түләү алучы белем учреждениесе белән төзелгән килешүне дә тапшырырга тиеш. Әлеге килешүдә баланы караган өчен тиешле сумма күрсәтелергә тиеш.
Беренче түләү вакыты ана капиталы чараларын файдалану турындагы гариза кабул ителгән көннән ике айдан да соңармаска тиеш; калган акчалар килешүдә күрсәтелгән срокларда түләнә, дип хәбәр итте район Пенсия фонды идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әгъләҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев