Алтын яшьне данлыйк!
Районның авыл җирлекләрендә өлкәннәр декадасына багышланган чаралар дәвам итә. Олы яшьтәге кешеләр өчен концертлар, чәй эчүләр оештырыла.
Кенәз мәдәният йортында чәй өстәле артында « Алтын яшьне данлыйк!» дигән мәҗлес булып узды. Бәйрәм бик кызыклы һәм эчтәлекле булды. Тыл хезмәтчәннәрен, хезмәт ветераннарын, пенсионерларны мәдәният йорты хезмәткәрләре җылы каршы алды. Бәйрәмдә катнашучыларны Кенәз авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, Кенәз авыл җирлегеннән район Советы депутаты Айнур Кашапов котлады. Алар ветераннарга хәрби һәм хезмәт батырлыклары, республика, район, туган бистә үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр. Кенәз мәктәбе укучылары, мәдәният йорты иҗат коллективлары чыгышлары өлкәннәргә бик ошады. «Русский звон» фольклор коллективы, «Айбагыр» керәшен ансамблендә катнашучылар ветераннарга үзләренең иң матур җырларын багышладылар. Бәйрәм күңелле һәм шатлыклы атмосферада узды. Өлкәннәрнең барысы да канәгать калды, аерылышасы килмәде. Вете
раннар үзләре дә күңелле җырлар, дәртле такмаклар җырладылар һәм биеделәр. Матур кичә булды К е н ә з а в ы л җирлегенең Казиле авылы клубында «Өлкәннәряшьләр йөрәге!» чарасы бик күңелле үтте. Өлкәннәрне котлау сүзләре белә авыл җирлеге башлыгы Фәндүс Камалов, Кенәз авыл җирлеге ветераннар со
веты рәисе Мәдинә Сабирова, Казиле авылы старостасы Равил Гәрәев чыгыш ясап котладылар, исәнлек-саулык теләделәр. Әби-бабайларны котларга Кенәз авылы мәдәният йорты үзешчәннәре килгән иде. Өлкәннәр өчен иң яхшы җырларын Валентина Сәгыйдуллина, Зоя
Константинова, Әнүзә Нәбиуллина, Мәдинә Сабирова, Сергей Белов башкарды. Казиле авылы халкы аларның чыгышларын сокланып карады. Аннан соң бергәләп борынгы халык җырларын җырладылар, биеделәр һәм дәртле такмаклар башкардылар. Казиле авылы халкы әлеге
бәйрәмне оештыручыларга чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерде, дип язды редакциягә Кенәз мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева. Тынгысыз ветераннар Б ә т к е а в ы л китапханәсе мөдире Галина Лсанова район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә Бәтке авылында яшәүче пенсионерларны өйләренә барып котлады. Өлкәннәр декадасы кысаларында китапханәдә китап күргәзмәсе һәм «Илһам» клубында катнашучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Эльза Лапаевага 85 яшь, курчаклар ясый. Аның белән бер яшьтәге Таисия Давыдова күргәзмәгә алмаз мозаикасы техникасында эшләнгән картиналарын
тәкъдим итте, дип хәбәр итте Бәтке авылы баш китапханәчесе Анастасия Шишкина. Хөрмәтләү чаралары күңелле үтте Биклән мәдәният йортында «Сезнең яшьлегегез әле үтмәгән», дип исемләнгән матур чара оештырдылар. Өлкәннәрне ишек төбендә үк ике кыз роза чәчәкләре белән каршы алды. Чараны Мөдәррис хәзрәт Коръән сүрәләрен укып ачты, дога кылдырды. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, җирлекнең ветераннар советы рәисе Асия Фазуллина өлкән буын вәкилләрен бәйрәм белән котладылар, чараны оештыруда ярдәм күрсәтүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерделәр. Бәйрәмне мәктәп укучыларының чыгышлары бизәде. Өлкәннәрне хөрмәтләү чарасы бай өстәл артында дәвам итте. Соңыннан янә догалар укылды. Бакчасарай авылында да өлкәннәргә багышланган матур чара узды. Авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев, ветераннар оешмасы олы буын вәкилләрен өлкәннәр көне белән, шулай ук авыл аксакалы Рафис Фәхретдиновны туган көне белән котладылар. Аннан соң барлык өлкәннәргә Равил Миңнехуҗин әзерләгән бүләкләр өләштеләр, дип хәбәр итте Биклән авыл җирлеге ветераннары оешмасы рәисе Асия Фазуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев