Алабуга урманчылыгы: урман байлыкларын саклау һәм арттыру
Урман фонды: структурасы һәм әһәмияте
Алабуга урманчылыгы фондының гомуми мәйданы 28 661 гектар тәшкил итә, шулардан:
– 17 126 га (60%) – мөһим экологик функцияләрне үтәүче саклагыч урманнар;
– 11 535 га (40%) – хуҗалык ихтыяҗларын тәэмин итә торган эксплуатацион урманнар.
Урманчылык Тукай, Алабуга һәм Менделеевск районнарында урнашкан өч кишәрлек урманчылыгын берләштерә. Алар арасында Татарстан кишәрлек урманчылыгы аерым урын алып тора, аның мәйданы – 12 316 га, шуның 9,2%ы – саклагыч урманнар. Территориянең агачлар белән биләп торган мәйданы 39,2% тәшкил итә, бу югары табигый экологик потенциалны һәм урман ресурсларының байлыгын чагылдыра.
Урманнарны саклау һәм торгызу
2024 елда Алабуга урман хуҗалыгы урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча 100% үтәлгән.
Төп казанышлар арасында:
- янгыннарны профилактикалау: 50 км минераллаштырылган полосалар төзү һәм 35,5 км гамәлдәгеләрне карау;
- инфраструктура: 5 км урман юлларын реконструкцияләү һәм 1 км яңа юллар төзү;
- мониторинг: 100 гектарда янгын куркынычын бәяләү, 12 гектарда урман патологиясен тикшерү;
- санитария чаралары: 18,3 гектарда ликвид булмаган агачны җыю.
Экологик акцияләргә аерым игътибар бирелә:
- «Татарстанның чиста урманнары»: 2024 елда 254 катнашучы 27 м3 каты көнкүреш калдыклары һәм 45 м3 коры-сары җыйды;
- беседкалар, мәгълүмат щитлары һәм аншлаглар яңартылды.
Урманнарны үрчетү
«Экология» милли проекты һәм «Урманнарны саклау» федераль программасы кысаларында:
- агротехник тәрбия: 5,5 га өстәмә, 32,5 га туфракны йомшарту;
- үсентеләр үстерү: питомникта 0,6 гектарда нарат, чыршы һәм имән орлыклары чәчелгән, 615,2 мең үсенте үстерелгән, шуларның 606 меңе – ылыслы агач үсентеләре тәшкил итә.
2024 елның төп акцияләре:
«Хәтер бакчасы» (4 май) – 100 кеше катнашында 4 000 чыршы, «Урманны саклыйк» (4 октябрь) – мәктәп укучыларын һәм җирле халыкны җәлеп итеп, 3000 ылыслы агач утыртылды.
Булачак табигатьне саклаучыларны тәрбияләү
Тукай районы территориясендә 5 мәктәп урманчылыгы актив эшли, аларда балалар табигатькә сакчыл карарга өйрәнәләр һәм һөнәри күнекмәләр алалар. Иң активлары – Шилнәбаш урта мәктәбе укучылары, алар даими рәвештә республика слетларында катнаша.
Балалар экологик акцияләргә җәлеп ителгән:
- «Макулатура җыеп – агачны коткар»;
- «Батареяны бир»;
- «Бал кортлары көне»;
- «Халыкара урман көне» һ. б.
Иң яхшы катнашучылар Алабуга урманчылыгы грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнәләр.
Урманны хокук бозулардан саклау
Урман фондында 36 урманнан файдаланучы, шул исәптән 2024 елда:
- Янгынга каршы 30 аншлаг урнаштыру;
- 120 гектарда чүп җыю;
- 38 км минераллаштырылган полосаны карап тоту;
- 21 су савыты урнаштыру.
Янгын куркынычсызлыгы: 100% әзерлек
2024 елда бер генә урман янгынына да юл куелмады – бу җайга салынган эш нәтиҗәсе:
- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм урман янгыннары станциясе белән янгын-тактик өйрәнүләр;
- янгын сүндерү-коткару частьләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләр;
- 2025 елга 15 кеше һәм 3 берәмлек техника җәлеп итеп сүндерү планы.
Алабуга урманчылыгы – ресурслар белән идарә итү генә түгел, ә тере экосистема, анда һәр хезмәткәр, мәктәп укучысы, арендатор һәм һәр кеше табигатьне саклауга өлеш кертә. 2024 елда янгыннар булмавы – бу эшнең нәтиҗәлелеген ачык дәлилли. Алда – яңа бурычлар: саклауны көчәйтү, хокук бозуларны кисәтү һәм урманнарны масштаблы торгызуны дәвам итү.
«Алабуга урманчылыгы» ДКУ кишәрлек урманчысы Ирек Сафин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев