Актив ярдәм күрсәтәләр
Кече Шилнә авыл җирлегеннән «Геройлар» Яшь Армия отряды фронтка актив ярдәм күрсәтүен һәм уртак эшкә үз өлешен кертүен дәвам итә.
Бүген балалар блиндаж шәмнәрен әзерләү өчен яңадан бергә җыелдылар. Мондый шәм – ул яктылык һәм җылылык чыганагы гына түгел, ә Ватаныбызны алгы сызыкта саклаучылар өчен чын ярдәм.
Аларның эше – безнең уртак җиңүебезгә һәм тыныч киләчәгебезгә өлеш кертү. «Геройлар» отряды яклаучыларыбызга ярдәм итү һәм җиңүне якынайту өчен алга таба да эшләргә әзер!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев