Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тукайлылар агачларны кисүне, клуб төзүне сорыйлар

Яңа Мусабай авылыннан Гаделова фамилияле ханым редакциягә ике сорау белән мөрәҗәгать итте. «Авылыбыз көннән-көн зурая, төзекләнә. Шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә бар. Авылның түбән очында ике зур агач бар. Бик карт агачлар болар. Катырак җил иссә, алар аварга, туп-туры электр баганалары өстенә төшәргә мөмкиннәр. Чыбыкларны өзеп, авылны утсыз калдырачаклар....

Яңа Мусабай авылыннан Гаделова фамилияле ханым редакциягә ике сорау белән мөрәҗәгать итте. «Авылыбыз көннән-көн зурая, төзекләнә. Шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә бар. Авылның түбән очында ике зур агач бар. Бик карт агачлар болар. Катырак җил иссә, алар аварга, туп-туры электр баганалары өстенә төшәргә мөмкиннәр. Чыбыкларны өзеп, авылны утсыз калдырачаклар. Тагын бер сорау: безнең авылга яңа клуб кирәк. Булыр микән ул, программага кертелер микән?» - дип яза ул.

Беренче сорауны без Түбән Суыксу авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдиновка җиткердек. «Без авыл эчендә үсүче агачларны һәрдаим карап торабыз. Куркыныч тудыра икән - кисәбез. Яңа Мусабайда андый агачлар юк дип беләм. Урынга чыгып, тагын бер кат тикшерербез. Әгәр авария тудырырга мөмкин дип табыла икән - кисәрбез», - диде ул. Клубка килгәндә, район мәдәният бүлеге башлыгы Алсу Җаббарова, Яңа Мусабай авылын, кызганычка каршы, әлегә клублар төзү программасына кертү мөмкинлеге юк дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев