Бүген, 4 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә.
Кайбер районнарда кыска вакытлы яңгыр яварга, яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән аерым урыннарда томан төшүе ихтимал. Җил көньяк һәм көньяк-көнбатыштан 5–10 м/с тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 14 м/с кадәр җитәргә мөмкин. Яшен вакытында җил 15–18 м/с кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы +9...+14 градус, көндез +21...+26 градус тәшкил итәчәк.
Нет комментариев