26 майдан укучылар өчен җәйге каникуллар башлана
«Соңгы кыңгырау – 24 майда яңгыраячак. Аттестатлар 28 июньдә тапшырылачак.
Районда җәйге каникул вакытында балаларның тулы мәшгульлеген тәэмин итү чаралары планлаштырылган:
- Мәктәп яны лагерьлары (28 май – 21 июнь, 18 мәктәп) - 780 укучы;
- Палаткалы лагерьлар (Калмия һәм Әҗмәкәй мәктәпләре);
- «Балкыш» сәламәтләндерү лагеренда – 390 бала (5 смена).
«Тукай районы мәгариф идарәсе сыйфатлы белем бирү процессын, имтихан кампаниясенең үтә күренмәлелеген һәм балаларның имин, танып-белү ялын тәэмин итү өчен бар көчен куя», - дип сөйләде мәгариф идарәсе җитәкчесе Эльмира Низамиева.
14 яшьтән яшүсмерләр район предприятиеләрендә рәсми рәвештә эшли алачак. 71 укучы җәй көне территориядәге мәктәпләрдә эшләргә теләк белдерделәр. Эш көне озынлыгы, яшькә карап, 4 сәгатьтән 7 сәгатькә кадәр.
Предприятие җитәкчеләренә инициативаны хупларга һәм яшүсмерләргә вакытлыча эш урыннары бирергә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев