Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

15 декабрьдән районда янгынга каршы махсус режим кертелә

Махсус режим кертүнең максаты - Яңа ел бәйрәме чараларын үткәргәндә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү. Моның өчен махсус шартлар эшләнде. Аның нигезендә сәнәгать биналары, транспорт инфраструктурасы (юллардан кала), җылылык-ягулык комплексы чикләреннән - 500 метр, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы биналары, кешеләр җыела торган урыннардан 50 метрдан да якын аралыкта бенгаль утлары (хлопушкадан кала),...

Махсус режим кертүнең максаты - Яңа ел бәйрәме чараларын үткәргәндә янгын хәвефсезлеген тәэмин итү. Моның өчен махсус шартлар эшләнде. Аның нигезендә сәнәгать биналары, транспорт инфраструктурасы (юллардан кала), җылылык-ягулык комплексы чикләреннән - 500 метр, торак-коммуналь, авыл хуҗалыгы биналары, кешеләр җыела торган урыннардан 50 метрдан да якын аралыкта бенгаль утлары (хлопушкадан кала), 1-3 класска керә торган пиротехник эшләнмәләрне куллану кискен тыела.

Чыршы бәйрәмнәре үткәрелә торган биналарда, елдагыча, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәү өчен җаваплы кешеләр билгеләү дә мөһим шарт. Авыл җирлекләре үз биләмәләрендә әлеге карарга кертелмәгән, пиротехник эшләнмәләр куллану тыела торган объектлар исемлеген төзергә тиеш.

Янгынга каршы махсус режим 2017 елның 10 гыйнварына кадәр барачак, бу вакытта бигрәк тә игътибарлы булу сорала, дип хәбәр итә күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге өлкән инспекторы Илнар Мифтахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев