12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә. Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның...
12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Конституция көнен билгеләп үтә.
Илебезнең әлеге Төп Законы Россияне демократик, хокукый федератив дәүләт дип игълан итте, гражданлык җәмгыятенең асыл кыйммәтләрен - шәхес хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итүне, халыкларның тигез хокуклылыгын раслады. Конституция сәяси һәм социаль тотрыклылыкның мөһим факторына, дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарә нигезләренең какшамас гарантына әверелде. Федератив дәүләт корылышы, Конституциянең нигезләрен ныгыту мөстәкыйль икътисади һәм социаль үсеш мөмкинлеген бирде. Илебезне көчле һәм алга киткән дәүләт итү өчен һәммәбездән күп хезмәт, бердәм тырышлык сорала. Ватаныбыз алдындагы изге бурычны үтәүдә барыбызга да уңышлар юлдаш булсын.
Бәйрәм белән, кадерле райондашлар! Барчагызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләп калам.
Тукай муниципаль район башлыгы - Совет рәисе Васил Хаҗиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев