Күңел җылысы өстәп: Сәмәкәйдә СВО солдатларына ярдәм итүне дәвам итәләр
Үзебезнекеләрне ташламыйбыз

Күңел җылысы өстәп: Сәмәкәйдә СВО солдатларына ярдәм итүне дәвам итәләр

Сәмәкәй авылы халкы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм итү акциясен даими оештыра: чираттагы тапкыр биредә хәрбиләр өчен мендәрләр һәм шлем өстеннән кия торган махсус баш киемнәре тегү оештырылды.

Бүгенге көндә фронттагы ир-егетләребезгә ярдәм кулы сузу, аларга кайнар сәламнәр һәм өй җылысын җиткерү — һәрберебезнең изге бурычы. Сәмәкәй авылының битараф булмаган халкы бу эшкә зур җаваплылык һәм күңел җылысы белән алынды. Әлеге изге эшчәнлек авылда әледән-әле һәм системалы рәвештә оештырылып тора.

Фото: үзәкләштерелгән китапханәләр системасы (ВК)


Нет комментариев