Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Тукай районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре тематик плакатлар һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
Изге Петр һәм Феврония көненә багышланган матур рәсемнәр учреждение холлында урнаштырылды.

Акциянең төп максаты — халыкка гаилә кыйммәтләре, сәламәт яшәү рәвеше һәм өйдәге гармониянең һәр кешенең физик һәм эмоциональ халәте белән тыгыз бәйләнештә булуын җиткерү.
Нет комментариев