Кимерүчеләр тараткан инфекциядән ничек сакланырга
Яз көне кешеләрнең бөер синдромлы геморрагик бизгәк (ГЛПС) белән зарарлану куркынычы арта. Бу инфекцияне таратучыларның төп чыганагы - кимерүчеләрнең активлыгы көчәю белән бәйле, дип кисәтә Роспотребнадзор.

Белгечләр әйтүенчә, зарарлану еш кына вирус булган тузанны сулау нәтиҗәсендә барлыкка килә. Бу табигатьтә ял иткәндә, урманда йөргәндә, шулай ук дача яки шәхси хуҗалыкта эшләгән вакытта булырга мөмкин.
Авыруның төп билгеләре — температураның кинәт 38–40 °C кадәр күтәрелүе, калтырану, баш һәм мускуллар авыртуы, шулай ук бит, муен һәм тәннең өске өлеше кызару. Билгеләр охшаш булганлыктан, әлеге чирне еш кына грипп белән бутыйлар.
Зарарлану куркынычын киметү өчен, дача участокларында чүп-чарны һәм коры үсемлекләрне даими рәвештә җыештырырга, шулай ук кимерүчеләрнең торак һәм хуҗалык биналарына үтеп керүенә юл куймаска кирәк. Азык-төлекне тыгыз ябыла торган савытларда саклау киңәш ителә.
Йөрү өчен ачык урыннарны сайлау яхшырак. Тикшерелмәгән чыганаклардан су эчәргә ярамый — үзең белән кайнатылган су яки шешәдәге эчә торган су алу хәерлерәк. Шулай ук белгечләр печән өемнәрендә ял итүдән тыелырга киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев