Юл хәрәкәте иминлеге рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ялгышларны юллар кичерми
Тукай районы ЮХИДИ начальнигы Шамил Ганиев биргән мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 9 ае эчендә Тукай районы юлларында җәмгысы 55 юлтранспорт һәләкате теркәлгән. Аварияләрдә 3 кеше һәлак булган (шуларның берсе бәлигъ булмаган зат), 88 кеше яраланган. Үткән елның шушы ук чорында 63 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 10 кеше үлгән, 90 кеше яралар алган булган.
-
“Тоннель” операциясе булачак
16 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бүлегенең дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Чаллы-Водозабор-Боерган” автоюлында исерек көе транспорт чарасы белән идарә итүче машина йөртүчеләрне ачыклау буенча оператив - профилактик чара үткәрәләр.
-
Трактор белән Kia Ceed бәрелешкән
Тукай районында “Яр Чаллы – Сарман” автомобиль юлында арба таккан трактор катнашында юлтранспорт һәлакәте булды.
-
Куркынычсызлык каешлары гомерләрен саклап калган
17 сентябрьдә көндезге сәгать дүртләр тирәсендә 42 яшьлек «Лада Калина» автомобиле йөртүчесе «Татарстан» совхозы поселогы ягыннан Ташкичу авылы юнәлешендә барганда, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1 пунктын бозып, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыга һәм анда каршыга килгән, 62 яшьлек ир-ат идарә иткән «Лада Гранта» автомобиле белән бәрелешә.
-
Исерек килеш руль артына утырган
29 августта кичке сәгать унда Комсомолец авылында «Нива» автомашинасы туктатыла, аның йөртүчесе, 58 яшьлек кеше, исерек хәлдә була.
-
“Каскадерлар” кебек
1 сентябрьдә иртәнге алтынчы яртыда Тукай районы территориясендә «Яр Чаллы-Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының 10нчы километрында, 36 яшьлек «Лада Ларгус» автомобиле йөртүчесе, Удмуртия гражданины, Зәй ягыннан Яр Чаллы шәһәре юнәлешендә барганда РФ юл хәрәкәте кагыйдәләренең 9.1 пунктын бозып, куркынычсыз тизлекне сайламаган нәтиҗәдә электр линиясе баганасына бәрелә һәм юл читенә әйләнеп килеп төшә.
-
Казанда һәм Чаллыда юл һәлакәтләрен таный торган интеллектуаль система барлыкка киләчәк
Казанда һәм Чаллыда автомобиль юлларында аварияләрне терки торган система барлыкка киләчәк. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының сектор мөдире Кәрим Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.
-
Бетон коймага бәрелгән
Тукай районында 68 яшьлек пенсионер ВАЗ 2114 автомобиленда барганда юлны ремонтлау өчен куелган бетон коймага килеп бәрелә. Әлеге хатын-кыз М7 федераль трассасы буенча Уфа ягыннан Яр Чаллы юнәлешендә барган.
-
Исерек көе руль артына утырган
«Яр Чаллы - Сарман» автоюлының Тукай районы ЮХИДИ хезмәткәрләре «Ока» автомобиленең туктавын кат-кат таләп итүгә карамастан, шофер качарга тырыша, инспекторларны санга сукмый.
-
Мотоцикл «операциясе» башланды
7-13 август көннәрендә Тукай районы территориясендә «Мотоцикл»оператив-профилактик чарасы уза.
-
Авырлык контроленнән качып юл һәлакәтенә эләгә
Беренче августта иртәнге сәгать унда Тукай районы территориясендә «Яр Чаллы – Зәй – Әлмәт» автомобиль юлының унынчы километрында йөк автомобильләре белән юлтранспорт һәлакәте булды.
-
Эсседә руль артында игътибарны югалтудан ничек сакланырга?
Машина йөртү куркынычсызлыгына йогынты ясаучы төп факторларның берсе-игътибарны туплау һәм руль артында игътибарны югалтмау.
-
Ике машина бәрелешкән
2023 елның 11 июлендә иртәнге сәгать җидедә Яр Чаллы-Сарман трассасының 28 километрында Яр Чаллыда яшәүче, 1965 елда туган «Рено Дастер» автомобиле йөртүчесе, РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.10 маддәсен бозган. Юл хәрәкәте кагыйдәләренең, 1 өлешендәге 12.15 РФ Административ хокук бозулар кодексының юл өлешендә машиналарны урнаштыру кагыйдәләрен бозып, каршыдагы полосага чыга. Нәтиҗәдә, шофер Тукай районында яшәүче, 1998 елда туган гражданин идарәсендәге «Хундай Солярис» автомобиле һәм Сарман районыныннан, 1997 елда туган гражданин идарә иткән ВАЗ-2112 автомобиле белән бәрелешкән.
-
«Иминлек каешы» акциясе нәтиҗәләре
Татарстан Республикасында 11 июльдән 10 августка кадәр «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелде. Акциянең максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллануда административ хокук бозуларны кисәтү.
-
Идарәне югалтканнар
12 август көнне иртәнге 7 сәгать 50 минутта, «Чаллы – Сарман» юлының 19нчы километрында «ГАЗ-310290» автомобиленең 1951елгы йөртүчесе Сарманнан шәһәргә таба юл ала. РФнең юл йөрү кагыйдәләренең 9.1, 10.1 пунктларын бозып, машина йөртүче тизлекне арттырып, автомобиль белән идарәне югалта һәм кюветка төшеп әйләнә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче күкрәк читлеген имгәтеп, Чаллы шәһәренең кичектергесез ярдәм күрсәтү учреждениесенә юнәлдерелә.