Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Җиңел атлетика
Казан шәһәрендә җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының шәхси беренчелегенә ярышлар булып узды. Әлеге ярышларда Мусабай-Завод авылыннан Данир Нуртдинов та чыгыш ясады. Райондашыбыз өчле сикерү буенча (тройной прыжок) I яшүсмерләр разрядын үти алды. Шуның белән Данир III урынга чыкты. Аның тренеры - Гаяз Бакусев. Сүз уңаеннан, Данир физкультура һәм тарих фәннәре...
-
ГТО нормаларына багышланган мастер-класс үтте
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» дип язылган түш тамгасыннан - Олимпиада медальләренә! Совет кешеләрен йөгерү, йөзү, штанга күтәрүгә һәм башка спорт төрләренә дәртләндергән ГТОның шигаре нәкъ шулай аталган. Миллионлаган совет спортчысы халыкара ярышларда җиңү яулаган. Гомумән, спорт төрләре буенча аларга тиңнәр булмаган. 1990 елларда бетеп торган ГТОның яңадан кайтуын без -...
-
Биклән футболчылары – беренче
Биклән авылында, футбол ярышлары буенча район беренчелеге үтте. Анда 2001 елда туган һәм алардан да кече булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә 12 команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урынга Биклән мәктәбе укучылары лаек дип табылды. Икенче һәм өченче урыннарны Кнәз белән Мәләкәс мәктәпләре укучылары бүлеште. Иң яхшы капкачы исемен, Кнәздән Артем...
-
Җиңел атлетика кроссы
Яр Чаллы шәһәренең Мәдәният һәм ял итү паркында җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелеге һәм чемпионаты уздырылды. Ул Бөек Җиңү көненә багышлап үтте. Әлеге ярышларда барысы бергә 14 команда катнашты. Нәтиҗәдә беренчелекне егетләр арасыннан Роберт Гыйниятуллин (Новотроицкое), кызлар арасыннан Эльвина Камалова (Теләнче Тамак), ир-егетләр арасыннан Венер Зайцев (Иштирәк) яулап алдылар....
-
Көрәшче егет Илназ Рамазанов җиңү арты җиңү яулый
Кояшлы яз айлары Биклән көрәшчеләре өчен аеруча куанычлы көн булып истә калган. Зур саргылт-кызыл көрәш келәмен безгә Биклән урта мәктәбе физкультура укытучысы Ринат Марс улы Исмәгыйлов авыл советы рәисе булып эшләгәндә алып биргән иде. Бу әһәмиятле җиһазның кирәклеген аннан да ныграк кем аңлар соң?! Ул үзе дә бит гомере буе...
-
Мини-футбол
Яңа поселогында, Бөек Җиңү көненә багышлап, мини-футбол буенча ачык район турниры узды. Ярышларда Яңа поселогыннан ике команда, Круглое Поле поселогыннан, Мәләкәс, Түбән Суыксу авылларыннан ир-атлар командалары көч сынашты. Нәтиҗәдә Яңа поселогы спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннарны Мәләкәс белән Түбән Суыксу авыллары футболчылары бүлеште.
-
Кул көрәше
Арча шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасының чемпионаты узды. Әлеге ярышлар «Сәламәтлек» дип исемләнгән XIII авыл спартакиадасы кысаларында үтте. Чемпионатта безнең район данын Түбән Суыксудан Алия Сираева белән Югары Байлар авылы егете Алмаз Харисов яклап чыктылар. Алия үз үлчәү категориясендә I урын яулады, Алмаз исә III урынга чыкты.
-
Пенсионерлар спартакиадасы
Сосновый Бор поселогында пенсионерлар арасында V район спартакиадасы үтте. Ярышлар 6 спорт төре буенча узды, анда барысы бергә 10 авыл җирлегеннән, шул исәптән 50дән артык кеше катнашты. Ату буенча ярышларда Мулланур Сабиров (Күзкәй) белән Фәридә Адиятовага (Калмия) тиңнәр булмады. Дартс уеннарында беренчелекне Михаил Калинин (Мәләкәс) һәм Резидә Миңнеханова (Комсомолец поселогы)...
-
Җиңел атлетика
Яр Чаллы шәһәренең «Яр Чаллы» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә җиңел атлетика буенча район беренчелеге булып үтте. Анда 2001 елгы һәм аннан да яшьрәк булган малайлар-кызлар катнашты. Ярышларда барысы бергә районнан килгән 17 мәктәп командасы, шул исәптән 140тан артык яшүсмер көч сынашты. Ядрә ыргыту буенча беренчелеккә Диана Хамедова (Мусабай-Завод), Данил...
-
Мини-футбол буенча көчлеләр билгеләнде
Күптән түгел катнаш (кызлар һәм малайлар бергә уйный) командалар арасында мини-футбол буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышта районның төрле авыл җирлекләреннән 8 команда катнашты. Уен нәтиҗәсендә, беренчелекне Яңа поселогы командасы яулады, II урын - Бәтке, III урын - Теләнче Тамак авыл командаларына бирелде.
-
Бадминтонда көчлеләр билгеле булды
Күптән түгел Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында бадминтон буенча район беренчелеге узды. Соңгы елларда популярлыгы арткан әлеге спорт төрендә районның төрле авыл җирлекләреннән 100дән артык спортчы, яшь категориясе буенча бүленеп, көч сынашты.
-
Районның форпост отрядлары үз көчләрен сынап карады
2015-2016 уку елларында районыбызда 25 җәмәгать тәртибен бозуга каршы профилактик һәм форпост отрядлары эшләп килә. Барысы бергә анда 201 бала йөри. Әлеге отрядлар арасында ел саен республикада махсус конкурс үткәрелә. Бәйгенең муниципаль этабы кысаларында безнең районнан 14 мәктәп үз көчләрен сынап карарга ният белдерде.
-
Тукайлылар волейболда көч сыный
Үткән шимбә Теләнче Тамак авыл җирлегендә ирләр жыелма командалары арасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган волейбол буенча ачык район чемпионаты булып узды. Әлеге ярышта Тукайдан кала, Сарман, Актаныш, Азнакай районнарыннан 50гә якын спортчы катнашты. Район данын яклап Биклән, Теләнче Тамак, Бәтке авылларының җыелма командалары көч сынашты.
-
Татарча көрәш буенча Рәсәй беренчелегендә Бикләннән Илназ Рамазанов абсолют батыр калды
Кояшлы апрель ае Биклән көрәшчеләре өчен аеруча куанычлы көн булып истә калган. Зур саргылт-кызыл көрәш келәмен безгә Биклән урта мәктәбе физкультура укытучысы Ринат Марс улы Исмагилов авыл советы рәисе булып эшләгәндә алып биргән иде. Бу әһәмиятле җиһазның кирәклеген аннан да ныграк кем аңлар соң, ул үзе дә гомере буе көрәште,...
-
Нәфис Хаҗиев спорт мастеры нормативларын үтәде
18-20 март көннәрендә Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә кул көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Татарстан Республикасы җыелма командасы составында беренче тапкыр гына 55 килограммга кадәр үлчәү категориясендә спорт мастеры кандидаты, Россия беренчелендә бронза призер исемен яулаган Югары Байлар авылы егете, райондашыбыз Нәфис Хаҗиев та катнашты. Нәфис Россия спорт мастеры нормативларын тулысынча...