Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бильярд буенча көчлеләр билгеләнде
Калмия авылының мәдәният йортында «Ирекле пирамида» исеме астында бильярд уены буенча ачык турнир үтте. Ярышларда Иске Абдул, Боерган, Күзкәй, Калмия авылларының яшьләре актив катнашты. Нәтиҗәдә беренче урынны Калмиядән Азат Әгълиев яулап алды. Икенче урында шулай ук Калмиядән Александр Фролов калды. Өченче урын исә Боерган авылыннан килгән Карэн Погасянга бирелде. Барлык...
-
Районның спортчы егет һәм кызлары дөнья чемпионатында җиңүгә ирештеләр
Яр Чаллыда 27-30 октябрьдә билбаулы көрәш буенча 14нче дөнья чемпионаты үтте. Ярышларда Ямайка, Израиль, Конго, Яңа Зеландия, Кыргызстан, Казахстан һәм Үзбәкстаннан җыелма командалар катнашты.
-
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган III район спартакиадасы үтте
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган III район спартакиадасы үтте. Ярышларда 50дән артык катнашучы, шул исәптән авыл хуҗалыгы оешмаларыннан һәм авыл җирлекләреннән җыелган 11 команда көч сынашты. Спартакиада кысаларында милли көрәш, гер күтәрү, дартс, кул көрәше, аркан тартышу, өстәл теннисы, пневматик винтовкадан ату кебек ярышлар...
-
Атаклы көрәшче Раббани Шәрипов: «Келәмгә күпләп яшьләр килүенә шатланам»
Ел саен октябрьнең икенче атнасында Кама аръягы төбәге яшүсмерләре арасында, атаклы райондашыбыз, татар-башкорт көрәше остасы, Россия Федерациясенең милли көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган спорт остасы, күп Сабантуйларның җиңелүне белмәс батыры Раббани Шәрип улы Шәрипов призына татарча көрәш ярышлары үткәрелә.
-
Өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды
Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында өлкәннәр арасында спартакиада уздырылды. Ярышларда 90 ветеран, шул исәптән 17 команда үз көчләрен сынады. Спартакиаданы район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илнур Гәрәев, район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов ачып җибәрделәр. Өлкәннәр шашка, өстәл теннисы, дартс уйнады, винтовкадан атты,...
-
Көрәшчеләребез кайда да сынатмый
23-24 сентябрь көннәрендә Арча шәһәрендә Федерация Кубогына Татарстан Республикасының команда беренчелеге булып үтте. Анда көрәш ярышлары буенча 1998-1999 елгы егетләр көч сынашты. Әлеге ярышларда район егетләре, 29 команда арасында, IV урын яулады. Яшь көрәшче егетләрнең тренеры - Марат Мөхәммәдиев. Алга таба да яңа җиңүләр яулауларын теләп калабыз!
-
Район егетләре хәрби хезмәткә әзер
Күптән түгел Биклән авылының спорт мәйданчыгында хәрби-гамәли уен төрләре буенча спартакиада булып үтте. Анда 2016 елның көзендә хәрби хезмәткә алынучы һәм алыначак егетләр катнашты. Егетләр граната ату, противогазлар киеп 400 метрга йөгерү, тартылу, Калашников автоматын сүтеп-җыю, 16 килограммлы герне күтәрү буенча бер-берсе белән көч сынашты. Спартакиадада башлыча Шилнәбаш, Новотроицкое, Борды...
-
Камилла Елисееваның чираттагы олы җиңүе
3-8 сентябрь көннәрендә Кыргыз Республикасының Иссык-Күл елгасы буенда Бөтендөнья кочевникларның уеннары үткәрелде. Уеннарның максаты - күчмә тормыш алып баручы халыкның мәдәниятен, тарихын өйрәнү, аны саклап калу өстендә эшләү. Моннан кала уеннарны оештыручылар бөтен дөньяга күчмә халыкның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, спорт төрләрен күрсәтүне үзенә максат итеп куйган. Кыргыз Республикасында үткәрелгән уеннарда безнең...
-
Күзкәйдә веломарафон узды (фото)
25 август көнне Күзкәй авылында веломарафон үтте. Ул көнне мәдәният йорты янында дәртле музыка яңгырап торды. Узышчылар килүенә төсле флагчыклардан капка куелган иде. Бу веломарафонда Тукай районы авылларыннан яшь спортчылар катнашты.Көннең кызу булуына карамастан, барлык катнашучылар да көр күңелле иде. Алар кайтып җитүгә кайнар чәй,тәм-томнар, соклар белән сыйландылар. Авылыбызның шәхси...
-
Түбән Камадан райондашларыбыз җиңү белән кайтты
Түбән Кама шәһәрендә инвалидлар арасында җиңел атлетика буенча ТР чемпионаты үткәрелде. Безнең район данын яклап, әлеге ярышларда 5 кеше чыгыш ясады. Шулардан бикләнле Айрат Мөбарәкшин ядрә ыргыту буенча II урын, урыннан сикерү буенча шулай ук II урын яулады. Күперле авылыннан Айгөл Фәттахова 100 метрга йөгерү дистанциясендә беренче булды, урыннан сикерү...
-
Футбол уйнаучы кызлар республика ярышларында I урын алып кайттылар
Күптән түгел Минзәлә шәһәрендә футбол буенча «Күн туп-2016» дип аталган республика ярышларының финал уеннары булып узды. Анда 2003-2004 елгы кызлар көч сынашты. Ярышларда, безнең район данын яклап, яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче кызларыбыз катнашты. Тукай районының «Яшүсмерләр» кызлар футбол командасы I урынга лаек булды. Кызларның тренеры - Э. Назаров.
-
Мусабай-Заводта Олимпия көненә багышланган спорт чарасы үтте
Халыкара Олимпия көне Россиядә генә түгел, ә башка илләрдә дә киң колачлап үткәрелә. Бу көнне күп кенә спорт, мәдәни чаралар үтә. Алар арасында массакүләм йөгерү, спорт ярышлары, Олимпия чемпионнары яисә танылган кешеләр белән очрашулар, тематик күргәзмәләр, концерт программалары бар. Әлеге көн уңаеннан, Мусабай-Завод авылының мәктәп базасында район ярышлары булып үтте.
-
Авыруларны да дәвалыйлар, күңелле ял да итә белә медицина хезмәткәрләре
Ел саен, медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан, медицина өлкәсендә эшләүче ак халатлы игелекле затларыбыз «Сәламәтлек» дип аталган спартакиадада катнашалар. Быелгысы елда да район үзәк больницасы табиблары һәм шәфкать туташлары Мамадыш шәһәрендә үткәрелгән спорт ярышларында үз көчләрен сынап карадылар.
-
Спорт осталарына истәлекле медальләр тапшырылды
Район башлыгы Васил Хаҗиев Россия Федерациясенең Спорт министры Виталий Мутко исеменнән «2014 елда Сочи шәһәрендә үткәрелгән XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Параолимпия уеннары» дип исемләнгән истәлекле медальләрен район балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучылары Рафаэль Гыйззәтуллинга, Ринат Исмәгыйловка, Айнур Габидуллинга, район яшүсмерләр клубы тренер-укытучысы Виктор Беловка, шулай ук...
-
Билбаулы көрәш
Иваново шәһәренең «Энергия» спорткомплексында билбаулы көрәш буенча Россия Кубогына ярышлар булып үтте. Анда барысы бергә Россиянең 15 регионыннан 150 спортчы көч сынашты. Тукай районы данын яклап, Татарстан Республикасы командасы составында әлеге ярышларда Круглое Поледан Камилла Елисеева да чыгыш ясады. 52 килограмм булган үлчәү категориясендә райондашыбыз I урынга лаек булды. Камилланың...