Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Теләнче Тамактан Нурислам : “Кыш бабай, син килүгә ак кардан сыннар ясадык!”

"Кыш бабайга хат" дигән тамга белән редакция почтасына тагын бер хат килде. Ул - Теләнче Тамак авылыннан. Бәйрәмне зарыгып көтүче нәни Нурислам язган аны. «Исәнме, Кыш бабай! Мин әле бик кечкенә , миңа 4 яшь. Минем исемем Нурислам, Илүсә исемле 3 яшьлек бертуган кечкенә сеңлем дә бар. Без -Теләнче Тамак...

"Кыш бабайга хат" дигән тамга белән редакция почтасына тагын бер хат килде. Ул - Теләнче Тамак авылыннан. Бәйрәмне зарыгып көтүче нәни Нурислам язган аны.

«Исәнме, Кыш бабай! Мин әле бик кечкенә , миңа 4 яшь. Минем исемем Нурислам, Илүсә исемле 3 яшьлек бертуган кечкенә сеңлем дә бар. Без -Теләнче Тамак авылыннан, икебез дә "Акчәчәк"балалар бакчасына йөрибез .Безгэ анда бик ошый.Тәрбияче апаларыбыз безне җырларга, биергә, матур итеп шигырь сөйләргә өйрәтәләр.

Менә озакламый Яңа ел бәйрәме җитә. Без бик тырышып Яңа елны каршы алырга әзерләнәбез. Ак кардан төрле фигуралар да ясап куйдык. Сина да ошар, Кыш бабай. Безгә кунакка килгәч күрерсең. Без сине бик көтәбез! Син килүгә шигырьләр ,җырлар өйрәнәбез. Өйдә матур итеп чыршы бизәп куйдык. Әти-әниемне, Риназ,Рияз абыйларымны да бик яратам. Әле Риназ абыем армиягә китте, мин аны бик-бик сагынам. Апаем белән абыебызга сиңа сөйлисе шигырьләребезне матур итеп телефоннан сөйлибез.

Рияз абыем мәктәптә 8 нче сыйныфта укый. Мин бик тәртипле малай, апаем Илүсә дә бик тәртипле кыз. Кыш бабакай, сине без бик яратабыз! Безнең балалар бакчасына кунакка кил! Соңга калма ,Кыш бабай. Кайчан буласын алдан хәбәр итәрмен.Яңа ел белән!».

Әлеге хатны ошатсагыз, шушы зма ачтында үз фикерләрегезне язып калдыра аласыз.

Исегезгә төшерәбез, хатларны yakti.ul76@gmail.com адресына юллагыз.

Фото чыганагы: ezhikezhik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев