Мусабайдан Дания Нуртдинова “Кыш бабайга хат” бәйгесендә катнаша
"Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга теләп, безгә тагын бер нәни укучыбыз язган. Дания Нуртдинова Мусабайда яши, аңа 7 яшь. Үз мөрәҗәгатен ул матур шигьри юлларга салган. "Исәнме, Кыш Бабай! "Син кайдан?"- дип сорасаң, Мин яшим Мусабайда. Районымның иң уңган Халкы яши бит анда. Авылым минем матур! Бар аның әрәмәсе, Мәчет,...
"Кыш бабайга хат" бәйгесендә катнашырга теләп, безгә тагын бер нәни укучыбыз язган. Дания Нуртдинова Мусабайда яши, аңа 7 яшь. Үз мөрәҗәгатен ул матур шигьри юлларга салган.
"Исәнме, Кыш Бабай!
"Син кайдан?"- дип сорасаң,
Мин яшим Мусабайда.
Районымның иң уңган
Халкы яши бит анда.
Авылым минем матур!
Бар аның әрәмәсе,
Мәчет, мәктәп,
Нәни бакча- бик күңелле һәммәсе.
Бик яратам өемне,
Әти белән әнине,
Дамир белән Данирны
Һәм Мәскүрә әбине.
Мин инде- җиткән кыз,
Мәктәпкә дә йөримен.
Анда шундый кызыклы:
Һәр көн төшеп укыймын.
Саный беләм, бии беләм,
Шигырен дә сөйлимен.
Тукай абый "Туган тел"ен,
Рәхәтләнеп көйлимен.
Шундый уңган, җитез кыз мин
Матур гөлләр үстерәм.
Бер дә куркып тормыйча,
Мин атта да җилдерәм.
Бигрәк мактанчык кыз дип,
Уйлый күрмә, Бабакай!
Син мине онытмасын дип,
Язам сиңа, Бабакай!
Яңа елның һәр сәгате
Ак кардай якты булсын!
Кыш Бабай капчыгында
Бөтенебезгә дә бүләк табылсын"
Менә шундый үзенчәлекле хат. Ошыймы сезгә? Үз фикерләрегезне шушы язма астында урнаштыра аласыз.
Фото чыганагы: kaspyinfo.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев