Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

«Яз гүзәле» конкурсантларына тавыш бирү дәвам итә

Газетабызның узган санында без сезгә Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлеге белән берлектә оештырылган фотоконкурста катнашучы гүзәлләрне тәкъдим итә башлаган идек. Бүген тагын берничәсе белән таныштырып үтәбез.

Наилә Мәхмүтова. Яңа поселогында яши. Казан федераль университетының Яр Чаллы шәһәре филиалында белем ала. «Көзнең сары чәчле кызы булсам да, язны да мин бик нык яратам!» - ди Наилә.

Айгөл Ризатдинова. Өч малай әнисе. Педагоглар өчен Укытучылар Альянсы порталының баш мөхәррире. «Заманча IT-технологияләрне үзләштерергә һәм аларны мәгариф өлкәсендә кулланырга ярдәм итәм», - ди Айгөл ханым.

Светлана Кириллова. Круглое Поле поселогында яши, балалар бакчасында эшли. Хезмәте турында ул болай ди: «Минем һөнәрем дөньяда иң яхшысы - тәрбияче. Тормыш шигарем - йөрәгемне балаларга бирәм».

Эльвина Борһанова. Теләнче Тамак авылында яши. Хәзерге вакытта медицина көллиятендә укый, шулай ук читтән торып Казан федераль университетының Яр Чаллы филиалында да белем ала.

Альбина Әхмәтова. Белоус поселогында фельдшер булып эшли, акыллы ике малай тәрбияли. «Язны яратам. Яз көне тугангадыр, язны көтеп алам, яз диеп сөенәм!» - ди Альбина. Үзенең хезмәтендә ул: «Дәвалаганда дарулар гына түгел, яхшы сүз, мөлаем караш та сихәт бирә», - дип эш итә.

Бүгенге көндә газетабызның рәсми сайтында (http://tukai-rt.ru/) «Яз гүзәле» конкурсында катнашучылар өчен актив тавыш бирү бара. Укучылар арасында иң күп тавыш җыйган конкурсантлар арасыннан редакция хезмәткәрләреннән торган жюри абсолют җиңүчене билгели.
Тавыш бирү 30 март көнне иртәнге 9да төгәлләнә. Җиңүче яисә җиңүчеләр турында мәгълүмат 31 март көнне «Якты юл» газетасында, 1 апрель көнне рәсми сайтта чыгачак.
Җиңүчебезгә бүләгебез дә әзер - чәй табынына бик матур сервиз һәм Боерганнан шәхси эшмәкәр Айрат Арсланов биргән тәмле-тәмле чәкчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев