Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яз гүзәле: Конкурсант № 8 Айза Нургалеева

Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты ул. Кичләрен салкын булса да, кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә. Ул тамчылар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Кечкенә генә күлләвектә,...

Кышның салкыннарыннан соң мин язны сагынып көтеп алам. Яз - табигатьнең кышкы йокыдан уяну вакыты ул. Кичләрен салкын булса да, кояш барыбер үзенекен итә, җылыта. Түбәләргә боз сөңгеләре дә элеп куя. Кояш җылырак карау белән, боз сөңгеләреннән туктаусыз тамчылар сикерә. Ул тамчылар кояш нурларында энҗе кебек ялтырыйлар. Кечкенә генә күлләвектә, үзен зур диңгез кичкән кебек хис итеп, чыпчыклар да күңеллерәк чыркылдаша. Көннәр дә озыная бара..

Язның эше күп: иңе-буе күренмәгән кырларны кардан әрчисе, ямь-яшел уҗым басуларын ачасы бар. Дымлы җирләрне кардан арындырып төрле төстәге чәчәкләр белән бизисе бар. Туган җиребезгә яз килә, яз исе аңкый. Түрдән уз, яз, хәерле тыныч күкле яз бул!

Үзем турында:

Мин, Нургалеева Айза Ильшат кызы, Тукай районы Иштирәк авылында дөньяга килгәнмен. Мәктәпне тәмамлап мин бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан педагогия уку йортының филология факультетының икенче курсында белем алам. Әти-әнием исән сау, апам белән сеңлем куандыра, ни кирәк тагын бәхетле булу өчен! Табигатнең үзгәрешләрен күреп, туганнарның кадерен белеп, Ходайның биргән һәр көненә куанып яшисе генә кала. Барчабыз да бәхетле булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев