Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Яз гүзәле: Конкурсант № 13 Зөһрә Сәгыйрова

Мин, Сәгыйрова Зөhрә, Тукай районының Калмаш авылында туып үстем. Казан (Идел буе) федераль университетында белем алам. Туган ягымның матур табигате тәэсир иткәндерме, бәлки әти-әниемнең җырга-моңга гашыйк булуы минем җаныма күчкәндер, мин кечкенәдән үк шигырьләр укырга, яттан сөйләргә, hәм язарга яратам. Авылыбызның табигате чыннан да бик матур: тирә-ягын матур урманнар әйләндереп...

Мин, Сәгыйрова Зөhрә, Тукай районының Калмаш авылында туып үстем. Казан (Идел буе) федераль университетында белем алам. Туган ягымның матур табигате тәэсир иткәндерме, бәлки әти-әниемнең җырга-моңга гашыйк булуы минем җаныма күчкәндер, мин кечкенәдән үк шигырьләр укырга, яттан сөйләргә, hәм язарга яратам.

Авылыбызның табигате чыннан да бик матур: тирә-ягын матур урманнар әйләндереп алган, андагы җиләкле аланнар, искиткеч гүзәл чәчәкләр, кошлар сайравы, челтерәп аккан саф сулы чишмәләр...

Яз көне бөтен дөньяның яшеллеккә, чәчәккә күмелүе, көзен аяк астында ал, кызыл, сары яфраклар кыштырдавы, җылы якларга китүче кошларның моңлы тавышлары, ә кыш җитсә бөтен дөньяның аклыкка-сафлыкка төренүе - барысы да минем күңелемдә сагыш-моң, соклану хисе уята. Күңелемә илhам килә: дөньяның матурлыгы, hәр мизгелнең кабатланмас гүзәллеге, яшәүнең бөеклеге турында бөтен дөньяга аваз саласым килә.

Һәм мин кулыма каләм алам...

Барлык кешеләргә дә теләгем шул: һәр туган көнгә сөенеп, сау-сәламәт булып, бәхетле озын гомер кичерсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев