Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Редакция бәйгеләре

Бикләннән Мәдинә Туктыева : “Кыш бабай, синең килүеңне яңа өйдә көтәбез”

"Исәнме Кыш бабай. Сина Биклән авылыннан Мәдинә Туктыева хат яза. Мин 2 сыйныфта укыйм. Кыш бабай! Без синең аша Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевка, аның урынбасары Рөстәм Закировка, Гөлнара Шафиковага һәм безнең өчен борчылып торган Биклән авылы халкына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Быел гаиләбез белән Яңа елны яңа өйдә...

"Исәнме Кыш бабай. Сина Биклән авылыннан Мәдинә Туктыева хат яза. Мин 2 сыйныфта укыйм. Кыш бабай! Без синең аша Тукай районы башлыгы Васил Хаҗиевка, аның урынбасары Рөстәм Закировка, Гөлнара Шафиковага һәм безнең өчен борчылып торган Биклән авылы халкына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә. Быел гаиләбез белән Яңа елны яңа өйдә каршылыйбыз. Безгә мәчеттән 2 келәм һәм челтәрләр бирделәр. Бик зур рәхмәт аларг! Өйдә җылы, һәрберебезнең үз урыны бар. Укытучыбыз - Лилия Махмутовна, мин бик тырышып укыйм. Кыш бабай, син килсң, үземнең яраткан шигырьләремне сөйләп күрсәтер идем. Сеңлем Динә, энем Әнис тә бик тырышып ятладылар. Барыбыз да синең килүне көтәбез.

Кыш бабай! Сез безгә компьютер алып килә алмасыңмы икән? Аның өстәле бар. Дәресләремне шунда әзерлим.

Без барыгызга да исәнлек - саулык, озын гомер, бәхетләр теләп калабыз.

Зөлфия, Хәйдәр, Мәдинә, Әнис, Динә һәм әти-әнием. Зур рәхмәт!"

Бәйгедә катнашучыларның яше чикләнмәгән. Җиңүчене бүләк көтә. Бәйгенең иганәчесе - Сәйдәшев исемендәге хуҗалык.

Иң шәп хатны жюри билгеләячәк, хат астындагы сезнең фикерләрегезгә игътибар итәчәкбез.

Исегезгә төшерәбез, хатларыгызны "Кыш бабайга хат" дигән тамга белән шушы адреска юлларга кирәк: yakti.ul76@gmail.com

Фото чыганагы: strekoza-tour.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев