Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Мәгариф

Татарстан вузларында быел 23 меңнән артык бюджет урыны каралган

2026 елда Татарстанның югары уку йортларына бакалавриат, специалитет һәм магистратура программалары буенча барлыгы 23 346 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Шуларның 550се дәүләтнеке булмаган вузларга туры килә. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Быелгы кабул итү кампаниясендә республикадагы 45 югары уку йорты, шул исәптән 28 дәүләт вузы катнаша.

Иң күп бюджет урыннары Казан федераль университетына бирелгән – 7831. Казан илкүләм тикшеренү-технологик университетына (КХТИ) 4038, Туполев исемендәге Казан илкүләм техник университетына (КАИ) 2752 урын каралган.

Моннан тыш, Казан дәүләт энергетика университетына 1905, Казан дәүләт аграр университетына 1268, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетына 1190, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенә 928 бюджет урыны бүленгән. Калган 3436 урын республикадагы башка югары уку йортлары арасында бүленәчәк.

Министр сүзләренчә, максатчан кабул итү өчен Татарстан вузларына 2603 урын каралган. Түләүле белем алу программалары буенча исә барлыгы 9655 урын тәкъдим ителә.

Фото: © Зиля Мубаракшина/«Татар-информ»

Чыганак/ Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев