Мәгариф

Тарихтан телдән имтихан тугызынчы сыйныфлар өчен мәҗбүри булачак

Ике елдан соң тугызынчы сыйныф укучыларын тарих фәненнән телдән имтихан көтә. Ул дәүләт йомгаклау аттестациясенә кертүнең мәҗбүри шарты булачак. Бу хакта Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә хәбәр итте.

Яңа имтиханның төп максаты — укучының материалны эзлекле һәм дәлилле итеп аңлата алуын, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен билгеләвен, тарихи чыганакларны анализлавын һәм үз фикерен белдерә алуын тикшерү. Россия мәгариф министры Сергей Кравцов ТАСС агентлыгына биргән әңгәмәсендә хәбәр итүенчә, бәяләүнең ачык һәм объектив критерийлары эшләнәчәк. Шулай итеп, укучылар, ата-аналар һәм укытучылар алдан ук нинди таләпләр куелачагын белә алачак.

Имтиханны сынау рәвешендә берничә төбәктә үткәрү планлаштырыла. Бу хакта моңа кадәр Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр иткән иде. Тарихтан телдән имтихан 2027/28 уку елыннан мәҗбүри булачак. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев