Бүген Россиядә БДИны яңадан тапшыруның беренче көне
Әгәр укучы БДИны яңадан тапшырып азрак балл алса, аның шул яңа нәтиҗәсе генә исәпкә алыначак.
Бердәм дәүләт имтиханын яңадан тапшыру өчен беренче өстәмә көн Россиядә бүген, 8 июльдә узачак. Бу хакта ТАССка Рособрнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итте.
8 һәм 9 июль көннәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны яңадан тапшыра ала. Алар быел яки 10нчы сыйныфта тапшырган фәннәрнең берсе буенча нәтиҗәсен яхшырту мөмкинлегенә ия булачак. Мондый мөмкинлек 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән кертелде.
Барлык имтиханнар җирле вакыт буенча 10:00 сәгатьтә башлана. Рособрнадзор мәгълүматларына караганда, яңадан тапшыру вакытында укучының элекке нәтиҗәсе гамәлдән чыгарыла. Әгәр яңа имтиханда җыелган баллар азрак булса, бары тик соңгы нәтиҗә генә исәпкә алыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев