Авыл белән бергә үскән мәктәп:  масштаблы ремонттан соң Белем көне
Мәгариф

Авыл белән бергә үскән мәктәп: масштаблы ремонттан соң Белем көне

Кайчандыр күрше авылдан алып килгән биш парта һәм төзүчеләр ашыгыч кына кадаклап ясаган тактадан башланган мәктәп тарихы бүген бөтенләй башка төсмер алды. Ярты гасырдан артык вакыт узгач, Яңа поселогы мәктәбе үз укучыларын заманча цифрлы киңлек белән каршы алды. Республика программасы ярдәмендә авыл мәктәбе матди-техник мөмкинлекләре буенча Казан гимназияләреннән бер дә калышмый. Яңа уку елын башлап җибәргән беренче сыйныф укучылары нинди һөнәрләр турында хыяллана, ә мәктәп директоры өчен бу көн ни сәбәпле аеруча кадерле һәм истәлекле булды — әлеге материалда.

Ярты гасырдан артык вакыт узгач, Яңа поселогы мәктәбе үз укучыларын заманча цифрлы киңлек белән каршы алды.
Ярты гасырдан артык вакыт узгач, Яңа поселогы мәктәбе үз укучыларын заманча цифрлы киңлек белән каршы алды.

Төзелеш вагоныннан заманча технологияләргә кадәр

 

Быел Белем көне җирле халык өчен икеләтә бәйрәмгә әверелде: тантаналы линейка төзекләндерелгән мәйданда узды, ә укучылар якты һәм уңайлы сыйныф бүлмәләренә керде. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында район башлыгы Камил Нәҗмиев, Әҗмәкәй авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Хөсәенова, район прокуроры Руслан Галиев, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм педагогик хезмәт ветераннары бар иде.

 

1 «Б» сыйныфына килгән кечкенә укучылар беренче укытучыларын игътибар белән тыңлады. Матур бантлар таккан кызлар бу көнне күптән көтүләре турында бер-берсен бүлдереп горурланып сөйләде: кемдер бәйрәм хөрмәтенә иртәнге биштә, кемдер алтыда ук торган.

 

Кечкенә укучыларның зур хыяллары

 

Күзләре янып торган беренче сыйныф укучылары киләчәк хыяллары белән дә уртаклашты. Балалар арасында иң популяр һөнәр стоматолог булды, әмма аларның хыяллары моның белән генә чикләнми. Кемдер яңа мөмкинлекләр ачар өчен укытучы булырга тели, кемдер чәчтараш һөнәрен сайларга яки заводта эшләргә хыяллана. Ә кайберәүләр үз куллары белән иҗат итеп, гади әйберләрдән кечкенә могҗизалар тудырырга тели.

Камил Нәҗмиев Тукай районы укучыларына яңа уку елында уңышлар теләде.
Камил Нәҗмиев Тукай районы укучыларына яңа уку елында уңышлар теләде.

 

— Кадерле балалар, сезнең өчен булдырылган мөмкинлекләрне саклагыз һәм кадерен белегез, — дип мөрәҗәгать итте укучыларга мәктәп директоры Людмила Петрова. — Мәктәбегез белән горурланыгыз, яхшы укыгыз һәм илебезнең лаеклы гражданнары булыгыз.

Мәгариф учреждениесенең профессиональ казанышларын югары бәяләү билгесе буларак, мәктәпкә матди-техник базаны яхшырту өчен сертификат тапшырылды. Моннан тыш, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия Мөхәммәтҗановага Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелү турындагы таныклык бирелде.

 

Дәүләт флагларын күтәрү хокукы балалар иҗтимагый берләшмәләренең активистларына — чаңгы ярышлары, биатлон һәм дзюдо буенча республика һәм Бөтенроссия ярышларында призлы урыннар яулаган һәм җиңүгә ирешкән яшь спортчыларга бирелде.

 

Район мәктәпләрендә — 5299 укучы

 

Район башлыгы Камил Нәҗмиев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, яңа уку елында район мәктәпләрендә 5299 бала белем алачак. Аларның 500е өчен 1 сентябрь белем дөньясына беренче адым булса, 91 чыгарылыш сыйныф укучысы алдында киләчәккә юл сайлау һәм мөһим карарлар кабул итү чоры башлана. Район җитәкчесе укучыларга үз көчләренә ышануларын, алларына куйган максатларына ирешүләрен һәм тормыш юлын дөрес сайлауларын теләде.

 

Аның сүзләренчә, быелгы уку елын Тукай районының юбилей елында каршы алу аеруча символик мәгънәгә ия. Тантаналы өлеш буыннар эстафетасының матур үрнәге белән тәмамланды: унберенче сыйныф укучылары кечкенәләр өчен күңелле бәйрәм викторинасы үткәреп, аларга кыю адымнар белән яңа ачышларга һәм матур хыялларга таба баруларын теләде.

 

Линейка тәмамлангач, мәртәбәле кунакларга яңа бина буенча экскурсия үткәрелде. Район җитәкчеләре өлкән сыйныф бүлмәләренә дә кереп чыкты.

 

— Мәктәп еллары бик тиз үтеп китәчәк, әмма сез аларны тормышыгызның иң матур чоры буларак искә алырсыз. Укытучыларны һәм әти-әниләрне кадерләгез, аларның гаять зур хезмәтен бәяләгез. Бер-берегезне хөрмәт итегез һәм ярдәмләшеп яшәгез. Һәр дәрес, укылган һәр китап һәм үзләштерелгән һәр күнекмә — киләчәктәге уңышларыгызга алып бара торган мөһим баскыч. Сезгә зур уңышлар, сабырлык һәм көч, ә районыбызның чәчәк атуын телим, — дип мөрәҗәгать итте өлкән сыйныф укучыларына Тукай районы прокуроры Руслан Галиев.

 

Тукай районы прокуроры Руслан Галиев укучыларга уңышлар, сабырлык һәм көч теләде.
Тукай районы прокуроры Руслан Галиев укучыларга уңышлар, сабырлык һәм көч теләде.

Яңартылган мәктәпнең тарихы музей стендында

 

Яңа поселогында урнашкан гомуми белем бирү мәктәбен масштаблы яңартуга быел язын керешкәннәр. 3,3 мең квадрат метр мәйданны биләгән мәктәп бинасы 1975 елда файдалануга тапшырылган һәм шуннан бирле, ягъни ярты гасыр дәвамында, капиталь ремонт күрмәгән.

 

Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге идарәсе мәгълүматлары буенча, республика программасы кысаларында бина тыштан да, эчтән дә тулысынча яңартылган. Төзүчеләр инженерлык челтәрләрен алыштырган, сыйфатлы ремонт ясаган, яңа җиһазлар һәм заманча уку кирәк-яраклары урнаштырган.

 

Бүген әлеге мәктәп — Иске Гәрдәле һәм Әҗмәкәй урта мәктәпләренең рәсми варисы. Аның бай тарихы, төрле елларда белем биргән күренекле педагоглары турында мәгълүмат яңартылган фойеда урнаштырылган махсус музей стендында чагылыш тапкан.

 

Төзелеш вагонындагы беренче дәресләр

 

Экспозициядә язылганча, 1973 елда булачак мәктәпнең әле үз бинасы булмаган. Биредә нибары дүрт беренче һәм алты өченче сыйныф укучысыннан торган ике сыйныф булган. Уку процессын башлау өчен район халык мәгарифе бүлеге СМУ-26 төзелеш-монтаж идарәсе җитәкчелеге белән ашыгыч рәвештә мәсьәләне хәл иткән. Нәтиҗәдә укыту өчен гадәти төзелеш вагоны бүлеп бирелгән.

1973 елда булачак мәктәпнең әле үз бинасы булмаган, укыту өчен гадәти төзелеш вагоны бүлеп бирелгән.
1973 елда булачак мәктәпнең әле үз бинасы булмаган, укыту өчен гадәти төзелеш вагоны бүлеп бирелгән.

Бу үзенчәлекле мәктәпнең тәүге укытучысы Людмила Федотова (Медведева) була. Ярославль өлкәсендә туып-үскән кыз 1973 елда педагогика училищесын тәмамлый һәм юллама буенча Татар АССРына эшкә җибәрелә. Шул рәвешле аның тормыш юлы Тукай районы белән бәйләнә.

«20 августта мине РОНОга чакырып, төзелеп килүче Яңа поселогына барып, анда башлангыч мәктәп ачарга тәкъдим иттеләр. 1 сентябрьгә нибары 10 көн калган иде. Ашханә бинасына якынлашкач, анда «Мәктәп» дигән язу күрдем. Бүлмәләрнең берсендә Әҗмәкәй мәктәбеннән алып килгән биш парта тора, ә стенада төзүчеләр үзләре ясап элгән такта бар иде. Шулай итеп мин аз комплектлы мәктәп укытучысы булдым», — дип искә ала Людмила Федотова. Мәктәпнең тәүге укытучысы булып эшли башлавы турында аның истәлекләре бүген музей стендында саклана.

 

Яңа поселогында башлангыч мәктәп рәсми рәвештә 1973 елның 1 сентябрендә ачыла, ә 1976 елда урта мәктәп статусын ала. Нәкъ менә Людмила Николаевна Федотова бүгенге мәктәп директоры Людмила Петрова өчен дә беренче укытучы була.

 

Беренче укытучыдан мәктәп директоры дәрәҗәсенә

 

Людмила Петрова биредә 20 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, аннары 13 ел директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкара. Инде биш ел дәвамында ул мәктәп белән җитәкчелек итә.

 

— 1977 елда мин дә, абыйларым кебек үк, шушы мәктәпнең беренче сыйныфына укырга кердем. Ул вакытта гаиләбез Казахстаннан күченеп килде — нәкъ шул чорда Яңа поселогында зур төзелеш башланган иде. Советлар Союзының төрле почмакларыннан яшь гаиләләр үсеп килүче Чаллы шәһәренә якынрак булу өчен бирегә күченде. Безнең гаилә дә шулар арасында булды, — дип искә алды Людмила Петрова.

 

— Бу стендка исемнәре кертелгән педагогларның барысы да кайчандыр мине укытты. Беренче укытучым Людмила Николаевна чын мәгънәсендә юл яручы булды. 1973 елда ул гади төзелеш вагонында аз комплектлы сыйныф белән эшли башлады. Шул вагонда ул берьюлы директор, завуч һәм техник хезмәткәр вазифаларын башкарды. Безнең белем бирү учреждениесенең тарихы нәкъ менә аннан башланды.

 

Туган мәктәбен тәмамлагач, Людмила Петрова башта Казандагы медицина институтына укырга керә. Әмма бер ел белем алганнан соң, үзенең чын һөнәре педагогика икәнен аңлый. Документларын алып, туган ягына кайта, Алабуга педагогика институтына укырга керә, аннары Чаллы дәүләт педагогика университетын «башлангыч сыйныф укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлый.

 

— Бер дә арттырмыйм, әмма бөтен гомерем шушы мәктәп стеналарында үтте, — дип елмайды директор.

Яңа поселогында башлангыч мәктәп рәсми рәвештә 1973 елның 1 сентябрендә ачыла.
Яңа поселогында башлангыч мәктәп рәсми рәвештә 1973 елның 1 сентябрендә ачыла.

Иң кызыгы да шунда: Людмила ханымның ике абыйсы да үз тормышын мәктәп белән бәйләгән — икесе дә педагог булып эшләгән һәм мәгариф учреждениеләре белән җитәкчелек иткән.

— Безнең мәктәптә педагогик коллективның яртысына якыны диярлек — үзебезнең чыгарылыш укучылары. Кемдер яшьрәк, кемдер минем яшьтә. Ашханәдә дә үзебезнең чыгарылыш укучылары эшли, техник персонал арасында да андыйлар бар, — дип, холлдагы хезмәткәрләргә карап сөйләде Людмила Петрова. — Бүген 1 сентябрьгә инде үзләре әти-әни буларак килгән чыгарылыш укучыларыбыз да бар.

 

50 елдан соң — капиталь яңарыш

 

Директор сөйләшү барышында капиталь ремонттан соң мәктәпнең 180 процентка үзгәрүен билгеләп үтте.

 

— Мәктәпнең 50 еллык тарихында монда бер генә тапкыр да капиталь ремонт үткәрелмәгән. Элек идәннәр агачтан, түшәмнәр акшарланган иде. Хәзер исә мәктәпне бөтенләй танырлык түгел — ул 180 процентка гына түгел, аннан да күбрәккә үзгәрде дияр идем. Без Казанда махсус курсларда булдык, күппрофильле лицейларның эш тәҗрибәсе белән таныштык. Бүген мәктәбебездә дә шундый ук заманча мохит булдырылды: җиһазлар, түшәмнәр, идәннәр — барысы да югары дәрәҗәдә яңартылды. Уку кабинетларында интерактив панельләр, акбур һәм маркер белән яза торган такталар урнаштырылды. Казан гимназияләрендәге кебек заманча шартлар тудырылды.

 

Без бу үзгәрешләргә инде күнектек, чөнки җәй дәвамында мәктәптә булып, яңалыкларның барысын да үз күзебез белән күреп тордык. Ә менә балалар бүген яңартылган мәктәпкә килеп, һәр почмагын кызыксынып карый, берсеннән-берсенә йөгереп, үзгәрешләргә соклана. Аларның шатлыгын күрү безнең өчен аеруча куанычлы, — дип уртаклашты Людмила Петрова.

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев