Кызыклы һәм файдалы

Файдалы киңәшләр

1 Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була. 2 Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар. 3 Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шунда ук салалар. 4 Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була. 5 Чәй хуш исле булсын өчен,...

1 Берничә төрле балыктан кайнатылган шулпа тәмлерәк була.

2 Яшь бәрәңгене яхшырак чистарсын өчен, 15-20 минут тозлы суда тоталар.

3 Ит шулпасына тозны пешеп чыгарга 30 минут кала, балык ашына шунда ук салалар.

4 Кыздырыр алдыннан аз гына шикәр комы сипсәң, бавыр йомшак була.

5 Чәй хуш исле булсын өчен, саклаган савытына лимон яки әфлисун кабыгы салалар.

6 Катып киткән гәрчичне сөт яки сөт өсте белән сыекларга мөмкин.

7 Итне пешергәндә артык тозласагыз, кайнар килеш салкын каймакка салып торыгыз.

8 Каткан сырны 1 сәгатькә сөткә салып торып яңартырга була.

9 Сосиска суда түгел, ә парда пешергәндә яки кыздырып алганда тәмлерәк була.


Нет комментариев