14 март 2018 яңалыклары
-
Будапештта «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла
Франция, Австрия, Бөекбритания, Швециядән килгән кызлар милли гореф-гадәтләрне, йолаларны һәм татар телен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтәчәк. Быел беренче тапкыр Венгриядә «Европа татар кызы» бәйгесе уздырыла. Ул апрель аенда булачак, дип Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чарага Чаллының «Болгар» бию театры да барачак. Будапештта артистлар дөнья халыклары җырлары...
-
Айрат Хәйруллин сөтне сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный
Дума депутаты фикеренчә, чит илләрдән кергән коры сөт махсус рәвештә үзкыйммәтеннән түбән хакка сатыла. Россия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айрат Хәйруллин бер литр сөтнең сатып алу бәясе кимендә 25-26 сум булырга тиеш дип саный. Айрат Хәйруллин сөткә бәя төшүне илнең иң зур проблемасы дип саный....
-
"Казан" агросәнәгать паркы тәҗрибәсе белән чит илләр дә кызыксына башлаган
"Казан" агросәнәгать паркының төп миссиясе - Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләргә ярдәм итү. "Казан" агросәнәгать паркы" акционерлык җәмгыяте оешканга быел май аенда биш ел була. Предприятиенең генераль директоры Олег Власов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында үсеш перспективалары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм системасы турында сөйләде. "Казан" агросәнәгать паркы республиканың шактый уңышлы...
-
Президент ветеринария, нәсел эше идарәсе, кулланучылар кооперациясенә машиналар тапшырды
Ведомстволарга УАЗ базасында прицеплы 48 авто шасси, 23 "Лада Гранта" һәм "Лада Ларгус", 17 автолавка машинасы ачкычы бирелде. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы мәйданда ветеринария идарәсе, нәсел эше һәм кулланучылар кооперациясе оешмаларына автомобиль ачкычлары тапшырды. Республиканың баш ветеринария идарәсенә караган һәр муниципаль райондагы, шулай ук республиканың...
-
Татарстанга Дагыстаннан беренче 20 тонна сарык ите керде
Озакламый Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстанга Дагыстан компаниясеннән беренче 20 тонна сарык ите керде. Бу хакта ТАСС Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовка сылтама белән хәбәр итә. Шушы көннәрдә Дагыстаннан дөгенең беренче партиясе керәчәк. Татарстан кулланучыларында Дагыстан азык-төлегенә ихтыяҗ булса, төбәкләр товар кертүне арттыру турында уйланачак. Алдан...
-
Инсаф Абдулла сәхнәләрдә яңгыраган әдәби телне сарай теле дип атады
Танылган телевидение дикторы һәм артист Инсаф Абдулла сәхнәдә, спектакльләрдә яңгыраган тел үле дигән фикерләргә җавап бирде. Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла сәхнәдә әдәби тел яңгырарга тиеш дигән фикердә. Ул "Интертат" электрон газетасында Рәмис Латыйповның блогына җавап бирде. Искәртеп үтик, "Интертат" электрон газетасында ясалма, уйлап чыгарылган телне әдәби тел дип атау...
-
Җиһан гүзәллеге
Язгы матур кич, 12 нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең "Энергетик" мәдәният сараенда күңелләрне җылытырлык "Җаным хыяллардан тора" дип исемләнгән зур хәйрия концерты узды. Әлеге бәйрәмнең төп хуҗалары - бордылылар, төгәлрәк әйтсәк, хәзерге көндә Борды авылында яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Зөлфия Җиһан булды. Әлеге чараның хәйрия атналыгы кысаларында уздырылуы бер...
-
Таулар авылында «Ягез әле, кызлар» бәйгесе уздырылды
Мавыктыргыч конкурста катнашучы кызларыбыз Рузилә Диммөхәмитова, Илүзә Әксәнова, Энҗе Гайфетдинова, Энҗе Бәширова үзләренең белемле, уңган, сөйкемле, күркәм, гүзәл икәнлекләрен тагын бер кат исбатлап күрсәттеләр. Ә авылның булдыклы хатын-кызлары - Әкълимә Бәширова, Илүзә Гыйльметдинова, Рәмзия Диммөхәмитова, Зөлфирә Солтанованың гаҗәеп кызыклы чыгышларын рәхәтләнеп көлеп, яратып карадык. Аларның һәрберсе гаиләдә өчәр-дүртәр бала үстерүче...
-
Кнәз авылының мәдәният йортында «Хатын-кызларны һәрвакыт чәчәкләр белән сөендереп торыгыз» дип исемләнгән концерт программасы үтте
Җыелган гүзәл затларны бәйрәм белән тәбрикләп, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм ветераннар советы рәисе Мәдинә Сабирова чыгыш ясадылар. Зал «Умырзая» хореография ансамбленең (җитәкчеләре Марина Межуева, Гөлфия Адиева) вокал номерларын һәм бию композицияләрен алкышларга күмде. Җыелганнарга үзләренең матур җырларын Вероника Цитркоп, София Цандер, Фирдәвес Вәлиев, Ринат Хәйруллин, Владимир Веретенников бүләк иттеләр. «Русский...
-
Ильбухтинода хатын-кызларны казак хоры котлады
Ильбухтино авылында үткән бәйрәм чарасына без Кама аръягы казак хорын (җитәкчеләре Наталья Гладышева) чакырдык. Чын ир-атлар гүзәл затларыбыз өчен искиткеч матур концерт оештырдылар. Бер кеше дә битараф кала алмады, артистларыбызны аягүрә басып алкышлады, дип хәбәр итә Ильбухтинодан Татьяна Епифанцева. Фото Татьяна Епифанцева тарафыннан бирелде.
-
Бикләндә көтүлек урыннарын, пай җирләре документларын, Иске Җирекледә бакча сорыйлар
Тукай районында авыл җирлекләренең еллык хисап җыелышлары үтте. Халык район җитәкчелеге белән күзгә-күз очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләште. Гадәттә, тукайлылар җир, су, газ, электр линияләре, су бәяләре хакында сораулар күтәрде. Шулай ук медицина өлкәсендә дә борчулы мөрәҗәгатьләр булды.
-
Автоледиларга – чәчәк букеты
8 Март көнендә район ЮХИДИ хезмәте быел беренче мәртәбә хатын-кыз машина йөртүчеләргә чәчәкләр бүләк итү акциясенә кушылды. Тюльпан букетларын автоледиларга бүлек башлыгы Шамил Ганиев үзе тапшырды. Әлеге күңелле һәм матур сюрпризга Әҗмәкәй авылы ягына баручы 10 хатын-кыз лаек булды.
-
Тукайлылар сайлау көнендә Вьетнамнан да тавыш бирәчәк
Бу көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясендә бер минутка да эш тынып тормый. Халык кабинетка әле бер сорау, әле икенчесе белән керә. Россия Президентын сайлауга - 18 мартка инде санаулы көннәр генә калып бара. Комиссия әгъзалары әйтүенчә, райондашлар алда торган сәяси вакыйгага битараф түгел. Теркәлү яки яшәү урыннары буенча сайлый алмаучылардан...
-
Сөт өчен субсидия күчә башлады
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең исәп-хисап счетларына сөт тапшырган өчен дәүләт субсидияләре күчә башлады. Акча гыйнвар-февраль аенда югары һәм беренче сорт белән тапшырылган сөт өчен бирелә. Субсидия бер килограммга 3 сум исәбеннән билгеләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, барлыгы 12 предприятиедән һәм фермер хуҗалыгыннан субсидия сорап...
-
Наркотикларның законсыз әйләнешенә юлыксаң – хәбәр ит
12 марттан 23енә кадәр район «Кайда үлем белән сату итәләр - хәбәр ит!» бөтенросссия акциясенә кушыла. Чара наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшүне, бу төр матдәләрне пропагандалаучы, таратучы Интернет-сайтларны һәм аерым затларны, җитештерүчеләрне һәм кулланучыларны, бу гамәлгә балигъ булмаганнарны тартучыларны ачыклауны максат итеп куя. Наркотикларның законсыз әйләнешенә юлыккан тукайлыларның хокук сакчыларына...