Сөт өчен субсидия күчә башлады
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең исәп-хисап счетларына сөт тапшырган өчен дәүләт субсидияләре күчә башлады. Акча гыйнвар-февраль аенда югары һәм беренче сорт белән тапшырылган сөт өчен бирелә. Субсидия бер килограммга 3 сум исәбеннән билгеләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, барлыгы 12 предприятиедән һәм фермер хуҗалыгыннан субсидия сорап...
Бүгенге көндә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең исәп-хисап счетларына сөт тапшырган өчен дәүләт субсидияләре күчә башлады. Акча гыйнвар-февраль аенда югары һәм беренче сорт белән тапшырылган сөт өчен бирелә. Субсидия бер килограммга 3 сум исәбеннән билгеләнгән. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, барлыгы 12 предприятиедән һәм фермер хуҗалыгыннан субсидия сорап гариза кергән булган. Аларга барысы 8 млн 579 мең сум күләмендә акча күчәргә тиеш.
Шәхси хуҗалыклар буенча да документлар әзерләнеп бетү алдында. Быел субсидияне малны күбрәк тотучылар күбрәк алачак. Бер сыер асраучыга акча күләме 2 мең сум, ике сыерлыларга - 3әр мең сум, өч яки аннан артык сыер булганда мал башына 4әр мең сум түләнә. Районда 1449 баш сыер өчен 4 млн 700 мең сум акча күчәр дип планлаштырыла. Шулай ук шәхси хуҗалыкларда 679 баш кәҗә исәпләнә, аларга субсидия бер баш малга 400 сум булыр дип көтелә.
Ләкин дәүләттән ярдәм алырга теләүчеләр өчен махсус шартлар куела. Бердән, синең барлык төр салымнар буенча бурычларың булмаска тиеш. Икенчедән, мал санын ел ахырына кадәр бүгенгедән киметергә ярамый. Киресенчә икән, субсидияне кире кайтарырга туры киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев