Бикләндә көтүлек урыннарын, пай җирләре документларын, Иске Җирекледә бакча сорыйлар
Тукай районында авыл җирлекләренең еллык хисап җыелышлары үтте. Халык район җитәкчелеге белән күзгә-күз очрашып, проблемаларны уртага салып сөйләште. Гадәттә, тукайлылар җир, су, газ, электр линияләре, су бәяләре хакында сораулар күтәрде. Шулай ук медицина өлкәсендә дә борчулы мөрәҗәгатьләр булды.
Биклән авыл җирлегендә узган елда Яшьләр һәм Совет урамнарында 1 км 470 м озынлыкта юл төзелгән. Республика бюджетыннан әлеге эшкә 8 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. «Эш барышы вакытында газүткәргеч торба күтәрелде һәм юл тиешле урыннан үтте», - дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбиев. Бакчасарай авылында урамга электрны аз сарыф итә торган 10 яктырткыч куелган. Узган елны шулай ук Бикләндә Сабан туе чишмәсе төзекләндерелеп, аның ачылу тантанасында авыл халкы бәйрәм итте. Авыл җирлеге биләмәләре барлыгы 5 мең гектардан артык тәшкил итә, шуларның күпчелеге - 3 мең гектарга якыны Биклән хуҗалыгы җирләре. Җыен вакытында әлеге оешма, пай җирләре өчен түләү, пай җирләре документарының югалган булуы хакында бик күп сорау яңгырады. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Камаев әйткәнчә, «Биклән» хуҗалыгының мал азыгы бүгенге көндә район күләмендә иң сыйфатлысы. Техника ягыннан да хуҗалык тәэмин ителгән. Фаил Мисбахович хуҗалык вәкиленә, авыл халкы алдында мөрәҗәгать итеп, авыл хуҗалыгы эшчәнлеген, җирләрне тиешенчә эшкәртү, пай җирләре түләүләрен тиешле күләмдә башкару һәм авыл халкы белән уртак тел табып эшләү шарты белән, агымдагы елда да дәвам итәргә тәкъдим итте. Шулай ук, хуҗалыкның мөмкинлекләрен искә алып, аларга Иштирәк авыл җирлеге биләмәләрендәге районның караусыз яткан җирләрен дә эшкәртү, иген үстерү, уңыш җыю өчен тапшыру хакында белдерде. Әйтергә кирәк, бу өлкәдә сораулар халык җыенында гына хәл ителеп бетмәде. Фаил Камаев катнашындагы «Биклән» хуҗалыгы белән халык җыелышлары моннан соң да дәвам итте. Нәтиҗәдә, район, хуҗалык җитәкчелеге һәм авыл халкы үзара аңлашып, алдагы эшчәнлектә уртак фикергә киленде. Пай җирләренең югалган документларын кире торгызу мәсьәләсе исә традицион дүшәмбе киңәшмәләрендә дә берничә мәртәбә күтәрелде. Прокуратура, суд, муниципалитетның юридик бүлеге дә әлеге сорауда үз фикерен әйтеп, халыкка документларын торгызуда ярдәм итәчәкләрен белдерде.
Биклән авыл җирлегендә мал тотучылар бик аз булуының сәбәбен халык көтүлек җирләре булмавыннан күрде. Мансур Шакирҗанович исә авыл җирлегенең көтүлек өчен каралган җирләре беркая да китмәвен белдерде, шулай ук көтүлеккә чыгу юлының да шәхси карамакта түгел, ә халык куллана ала торган авыл җирлеге җирләре булуын әйтте.
Мәләкәс авыл җирлегендә җыен, узган елдагы кебек, Мәләкәс авылында аерым, Иске Җирекледә аерым узды. Җирлек башлыгы Ирина Кузнецова үзенең хисап чыгышында салым түләүләренең түбән дәрәҗәдә үтәлешен билгеләп үтте. Нәкъ авыл җирлеге бюджетына, авыл халкы, бигрәк тә елдан-ел үсә, зурая барган Иске Җирекле авылы халкы сорый торган юл, урам яктырткычлары, газ, су проблемаларын хәл итүгә тотыла алырлык акчалар бүгенге көндә бурыч булып җыелып бара. Хәтта үзара салым акчасын туплау да бик сүлпән бара. Бу нисбәттән Фаил Камаев та үз сүзен белдерде. «Үзара салымны кеше башыннан бер меңгә кадәр җыярга була, дәүләт шуңа тагын дүрт өлеш өсти. Һәр урамның салым акчасы бары үз урамына гына тотыла ала. Нигә шушы мөмкинлекне тулы куәтенә кулланмыйсыз? Нигә үзара салым программасына салкын карыйсыз?», - диде Фаил Мисбахович авыл халкына. Су белән тәэмин ителеш, юынтык суларны чистартуга килгәндә, бу өлкәдә эшләр бернчә ел дәвамында этаплап башкарылачак. Районны газлаштыру өлкәсендә дә җитди сөйләшүләр, үзара килешенүләр бара. Иске Җирекле авылында исә быел өр-яңа балалар бакчасы сафка басачак. 140 урынга исәпләнгән бакчаның бер өлешендә башлангыч сыйныфлар мәктәбе дә эшләячәк. Белем бирү учреждениесе янында гына заманча ял паркы төзеләчәк. Тукай районында мондый кискен үзгәрешләрнең соңгы елларда әле бер генә авыл җирлегендә дә булганы юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев