12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Сезнең алда баш иябез, өлкәннәребез
Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкәннәребез Теләнче Тамак авылының ирекле ярдәм итүчеләре белән очраштылар. Икенче сыйныфта укучы сабыйлар әби-бабайлар өчен үтә дә матур концерт оештырдылар. Өлкәннәребез исә җырларга рәхәтләнеп кушылып утырдылар, дип яздылар безгә картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан. Комсомолец поселогының «Браво» арт-үзәгендә җыелган өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Ольга Сурова тәбрикләде,...
-
Авыл ветераннары рәхәтләнеп күңел ачты
Быел Күзкәйдә Өлкәннәр көне аеруча күңелле, истә калырлык булып узды. Байтак көннәр узса да, өлкәннәребез ул бәйрәмне бүген дә зур канәгатьләнү белән искә алалар. Иң башта хуҗалык идарәсендәге хезмәткәрләр үз пенсионерларының өйләренә йөреп, ә алар 144 кеше, 5әр килограмм шикәр комы өләшеп чыктылар. Өлкәннәр көнендә пенсионерларга әйбәт күчтәнәч булды ул....
-
«Халык участок вәкаләтлесе» Бөтенроссия бәйгесенең икенче этабы бара
Исегезгә төшереп үтәбез, республикада яшәүчеләр онлайн-тавыш бирү юлы белән Татарстанның иң яхшы участок вәкаләтлесен сайлый ала. Әлеге участок вәкаләтлесе республика данын Бөтенроссия бәйгесендә яклап чыгачак. Бәйгедә Тукай районыннан полиция капитаны Илнур Сәлмәнов катнаша. Барлык райондашларны безнең якташыбыз өчен тавыш бирергә чакырабыз. Онлайн-тавыш бирүнең икенче этабы 7 октябрь көнне башланып китте...
-
«Кама Бекон» җәмгыяте япкан юл урынына бакчачыларга башкасын салачаклар
«Кама Бекон» җәмгыяте һәм «Тополя» бакчачылык ширкәте бакчачылары арасында бәхәс килеп чыккан иде. Сәбәбе - дуңгызчылык комплексының бакчачылар йөри торган юлны ябуы. Монда тирән чокыр казып, тимер баганалар утыртканнар. Шул рәвешле бакчачылар кайтып-китеп йөри торган юлсыз калган.
-
Биклән һәм Бакчасарай авылларында Өлкәннәр көне бүләкләргә мул булды
Октябрьнең беренче көнендә Биклән мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап «Сезнең әле яшьлек узмаган» дигән исем астында бик матур чара үтте. Бәйрәм «Әллуки» балалар бакчасы һәм мәктәп укучыларының концерт программасы белән башланып китте. Әби - бабайларын балалар матур шигырьләр, җырлар, биюләр белән сөендерделәр. Аннары авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәхбеев, авылыбызның ветераннар...
-
Кырнышта югалган ике балыкчыны таба алмыйлар
8 октябрь көнне ике ир-егет балыкка дип чыгып киткәннәр һәм юк булганнар. Бүгенге көнгә кадәр алар турында бер әйбер дә билгеле түгел, туганнары белән элемтәгә кермәгәннәр. Әлеге ир-егетләрне эзләү дәвам итә. 9 октябрь көнне сәгать 7дә 112 номеры буенча Яр Чаллы һәм Тукай районы бердәм диспетчерлык хезмәтенә 47 һәм 37...
-
Район газетасына ташламалы бәядән язылып калырга ашыгыгыз!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 13-23 октябрь көннәрендә матбугатка язылу декадасы уңаеннан, район газетасына язылу 600 сум урына 525 сум 72 тиен булачак. Газетаның төсле булып чыгучы җомга санына аерым гына язылырга да мөмкин. Ул абунәчеләр өчен 498 сум урына 438 сум 78 тиенне тәшкил итә. «Якты юл»га язылу индексы - 00013,...
-
«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында соң өлгерә торган кәбестәләрне җыярга керештеләр
Дүшәмбе көнне «Чаллы яшелчәсе»нең кәбестә басуына юл тоттык. Тигез рәтләр булып тезелгән тыгыз-тыгыз кәбестәләр ерактан ук матур булып күренеп тора. Шул рәтләр арасында нәфис затлар - хуҗалыкның яшелчәче хатын-кызлары кайнаша. Тиз арада, безне каршы алырга, саз, пычракны ерып, үзенең «УАЗ» машинасында яшелчәчелек цехы җитәкчесе Илдус Газизов та килеп җитте.
-
Авыл хуҗалы хезмәтчәннәре көненә багышланган спартакиада үтә
15 октябрь көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көненә багышланган III район спартакиадасы үтә. Катнашучыларны теркәү һәм үлчәү сәгать 8дә, ярышлар исә сәгать 9да башлана. Спартакиада кысаларында милли көрәш, гер күтәрү, дартс, кул көрәше, аркан тартышу, өстәл теннисы, пневмат винтовкадан ату кебек ярышлар үткәрү планлаштырылган.
-
Тукай муниципаль районы Советының IX утырышы уза
Көн тәртибендә: 1. Тукай муниципаль районында яшьләр сәясәтен тормышка ашыру турында. 2. Тукай муниципаль районының 2014-2017 елларга кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенә теләктәшлек итү программасы турында. 3. 2012 елның 20 июнендә 13/1 номеры белән муниципаль берәмлек Советы тарафыннан кабул ителгән (беренче утырыш) «Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлек Уставына...
-
Билгеләнү
Район хакимиятенең утырышлар залында Мәләкәс һәм Иске Дөреш авыл җирлекләренең яңа башлыклары билгеләнде. Район башлыгы Васил Хаҗиев киңәшмәдә катнашучыларны Мәләкәс авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган Ирина Николаевна Кузнецова һәм Иске Дөреш авыл җирлеге башлыгы итеп сайланган Илнар Хәлим улы Бакиров белән таныштырды.
-
«Җәяүле кичүе» профилактик декадасы старт алды
Республикада «Җәяүле кичүе» дип аталган профилактик декадага старт бирелде. Әлеге декада 10 октябрьдән 19 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә җәяүле кичүеннән узганда машина йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә кагыйдәне үтәүләре ЮХИДИ инспекторларының аерым игътибарында булачак. Сүз уңаенда, соңгы 9 ай эчендә районда 15 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән, шуларның 4 очрагы...