«Кама Бекон» җәмгыяте япкан юл урынына бакчачыларга башкасын салачаклар
«Кама Бекон» җәмгыяте һәм «Тополя» бакчачылык ширкәте бакчачылары арасында бәхәс килеп чыккан иде. Сәбәбе - дуңгызчылык комплексының бакчачылар йөри торган юлны ябуы. Монда тирән чокыр казып, тимер баганалар утыртканнар. Шул рәвешле бакчачылар кайтып-китеп йөри торган юлсыз калган.
«Кама Бекон» җәмгыяте җитәкчелеге бу гамәлне африка чумасын комплекска кертмәү өчен башкарылган котылгысыз чара дип аңлата. Әлеге дуңгызчылык комплексы республика, хәтта Россия күләмендәге иң зур җитештерү предприятиесе санала. «Кама Бекон»ында 230 меңнән артык баш дуңгыз бар, елына тере үлчәмдә 48 мең тонна ит җитештерелә. Республикада җитештерелгән дуңгыз итенең 58 проценты шушы җәмгыятькә туры килә. Тармакта эшләүчеләрнең борчылулары да нигезсез түгел, әле яңарак кына, Татарстанның Норлат районында дуңгызларда бу куркыныч авыру очрагы ачыкланды. Барлыгы Россиядә 2007 елдан алып бер мең шундый очрак теркәлгән. Тукай районының ветеринария оешмасы җитәкчесе Әнсәр Әбделмәнов әйтүенчә, бер миллард долларлык зыян килгән. Дуңгызларда африка чумасы ачыкланганда нәтиҗә бер генә - комплексны һәм терлекләрне тулысынча яндыралар, димәк, бөтен җитештерү юкка чыгарыла дигән сүз.
Дүшәмбе көнне муниципаль район башлыгы Васил Хаҗиев килеп туган бу хәл буенча урынга чыгып киңәшмә үткәрде. Очрашуда: «Бакчачылар өчен аерым юл салачакбыз», - диде Васил Гариф улы. Моның өчен әлеге юлның кайдан үтәсен, олы юлга кайдан тоташасын билгеләргә, җирен рәсмиләштерергә, күзәтүче оешмалардан үтәлергә тиешле таләпләрне барлап рөхсәт алырга кирәк. Шуңа күрә дә урындагы бу киңәшмәгә «Татавтодор» җәмгыяте, районның электр челтәрләре, «Чаллыгаз», ЮХИДИ, «Главтатдортранс», «РГУ БДД», Россия авыл хуҗалыгына күзәтчелек идарәсе, Тукай районының ветеринария оешмасы, район хакимиятенең җир һәм төзелеш буенча җаваплы затлары чакырылган иде. Бакчачылардан - ширкәтнең идарә әгъзасы Дмитрий Волков катнашты. «Бакчадан Чаллыга көн саен эшкә йөрүчеләр, балаларын балалар бакчасына, мәктәпкә илтүчеләр бар. Киләчәктә биредә даими торучылар саны да артыр дип уйлыйм. Бу җирлектә бик әйбәт, заманча балалар бакчасы, спорткомплекс төзелде. Мондый уңайлыклар булганда шәһәргә йөрүнең хаҗәте бетә. Юл бик кирәк», - диде ул.
Район башлыгы юл салу өчен техник таләпләргә туры килгән маршрут әзерләргә кушты. Әлеге максатлар өчен җирне рәсмиләштерү районның җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Татьяна Тедеевага йөкләнде. Юл төзелеше өчен район башкарма комитеты башлыгының төзелеш буенча урынбасары Илсөяр Авзалова җавап бирәчәк. Якын арада бакчачылар өчен вак таш түшәлгән вакытлыча юл салу планлаштырыла. «Монда юл салуны киләсе елга республикада эшләүче төзелеш программасына кертергә кирәк. Ул каты өслекле юл булырга тиеш», - диде Васил Хаҗиев. Хәзер инде проект төзү, техник таләпләргә туры килгән рөхсәтләрне алу өчен бакчачыларның үзләренә дә активлык күрсәтүләре кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев