12 февраль 2026 яңалыклары
-
«Тыюлыклы Татарстан»: яшьләр өчен яңа экологик агарту проекты старт ала
2026 елның мартыннан «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы «Тыюлыклы Татарстан» экологик агарту проектын башлап җибәрә. Проект яшьләрнең экологик культурасын формалаштыруга һәм махсус сакланылучы табигать территорияләрендә волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
-
Тукай районы волонтерлары Коноваловка мәктәбендә эш визиты уздырды
Бүген Тукай районы волонтерлар төркеме (Теләнче Тамак, Сәет, Кувады) А. А. Горячев исемендәге Коноваловка урта мәктәбендә эш визиты белән булды.
-
Татарстанда ятим балаларның коммуналь бурычы 80 млн сумга җиткән
Дәүләт биргән фатирларда яшәүче ятим балаларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы узган ел 80 млн сумга җитте. Бу хакта Татарстан Республикасы җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев Дәүләт Советы комитеты утырышында хәбәр итте.
-
Гыйлемнең дәвамлы булуы хәерле
Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: Гыйлемне өйрәтүче йә булмаса өйрәнүче, йә булмаса яратучы бул, әмма гыйлемне яратмаучы, галимне хөрмәт итмәүче булма!
-
Рамазанда ураза тоту һәм күңелне нурландыру серләре
“Мин әлегә намаз укымыйм, яулык япмыйм, мәчеткә йөрмим, ураза тотсам ярыймы?” – диючеләр бар. Бу сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт СӘҮБАНОВ җавап бирер.
-
“Әгәр бу дәфтәр синең кулыңа эләксә...”
1946 елның язында Татарстан Язучылар союзына киң генә җилкәле, өстенә кыршылган пальто, аягына кирза итекләр кигән утыз биш яшьләр тирәсендәге ир-ат килеп керә. Секретарь-машинистка аннан кем булуын, ни йомыш белән килүен сорагач, теге кеше үзенең кем икәнен әйтүдән баш тарта, ә йомышымны мин тик Союз председателенең үзенә генә әйтәчәкмен, ди. Рөхсәт сорап чыккач, секретарь аны председатель кабинетына кертеп җибәрә.
-
1 февральдән сыйфатсыз техниканы кире кайтару кагыйдәләре үзгәрде
Соңгы вакытта кулланучыларның хокукларын яклау турындагы канунда техник яктан тиешле булмаган сыйфаттагы катлаулы товарларны кире кайтаруга кагылышлы мөһим үзгәрешләр булды. Бу яңалыклар сатып алучыларга компенсацияләрне исәпләү тәртибенә сизелерлек йогынты ясый.
-
СВОда һәлак булган хәрбинең кызы мошенникларга зур сумма акча биргән
Казанда яшәүче хатын-кыз әтисе махсус хәрби операциядә һәлак булганнан соң алган акчасын мошенникларга тапшырган. Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов кисәтә: мондый шалтыратуларга ышанмаска һәм акча күчермәскә.
-
Ачык иҗади конкурс: Әлфия Авзаловага һәйкәл эскизын сайлыйлар
Татарстан Мәдәният министрлыгы халык артисты Әлфия Авзаловага һәйкәл эскизын сайлау өчен ачык иҗади конкурс игълан итә.
-
Альмир Абашев: балаларга түләүле медицина хезмәтләре әкренләп кыскарырга тиеш
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев балалар медицинасында түләүле хезмәтләрдән акрынлап баш тартырга чакырды. Аның сүзләренчә, хәзерге демографик шартларда ата-аналарга медицина ярдәме мөмкин һәм үтемле булуын тою аеруча мөһим.