«Тыюлыклы Татарстан»: яшьләр өчен яңа экологик агарту проекты старт ала
2026 елның мартыннан «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы «Тыюлыклы Татарстан» экологик агарту проектын башлап җибәрә. Проект яшьләрнең экологик культурасын формалаштыруга һәм махсус сакланылучы табигать территорияләрендә волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
026 елның мартыннан Татарстанда «Тыюлыклы Татарстан» экологик агарту проекты старт ала. Проект «Чиста булачак» төбәк яшьләр экологик иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм яшьләр арасында экологик культура формалаштыруга, шулай ук махсус сакланылучы табигать территорияләрендә волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлдерелгән.
Проект кысаларында 8–11 сыйныф укучылары, шулай ук табигатьне саклау эшчәнлеге белән кызыксынган студентлар өчен Кадрлар мәктәбе оештырылачак. Катнашуга гаризалар 2026 елның 26 февраленә кадәр онлайн рәвештә кабул ителә.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 40 катнашучы теоретик дәресләр һәм практик стажировкаларны үз эченә алган өч көнлек интенсив программага чакырылачак. Чара «Байтик» савыктыру-мәгариф комплексы базасында узачак. Катнашучыларны экология һәм тыюлык эше өлкәсендәге әйдәп баручы экспертларның лекцияләре һәм мастер-класслары көтә.
Программа барышында махсус сакланылучы табигать территорияләрен популярлаштыруга юнәлдерелгән конкурс биремнәре үтәләчәк. Иң актив ун катнашучы Идел-Кама дәүләт тыюлыгында дүрт көнлек стажировка узу мөмкинлеген алачак.
Катнашу шартлары белән тулырак сылтама буенча танышырга мөмкин.
Чыганак: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы сайты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев