Гыйлемнең дәвамлы булуы хәерле
Мөхәммәд (с.г.в.) әйтте: Гыйлемне өйрәтүче йә булмаса өйрәнүче, йә булмаса яратучы бул, әмма гыйлемне яратмаучы, галимне хөрмәт итмәүче булма!
Бер кеше 70 яшендә Пәйгамбәребез янына килеп: «Инде нинди изге гамәл кылыйм?» – дигәч, Мөхәммәд (с.г.в.) аңа: «Гыйлем эстә!» – дигән. Шушы кеше Пәйгамбәребезнең кушканын тотып, гыйлем алып, аннан соң балалар укыта башлап, 95 яшенә җитеп вафат була. 20 елдан артык балалар укыта. Бу хәл үзе үк инде гыйлем эстәргә беркайчан да соң түгел икәнен күрсәтеп тора.
Җәлил хәзрәт Фазлыев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев