Тукай районы волонтерлары Коноваловка мәктәбендә эш визиты уздырды
Бүген Тукай районы волонтерлар төркеме (Теләнче Тамак, Сәет, Кувады) А. А. Горячев исемендәге Коноваловка урта мәктәбендә эш визиты белән булды.
Сәфәрнең максаты – мәктәпнең кечкенә волонтерлар командасы һәм аларның җитәкчесе Венера Петровна Пучкова белән танышу, балаларга волонтерлык эшчәнлеге турында мәгълүмат бирү иде.
Ике сәгатьлек эш барышында мәктәп коллективы волонтерларга мәктәпне күрсәтте, укучылар 5 мастер-класс тәкъдим итте, шулай ук төбәк реестрына кертелгән мәктәп музеенда булдылар. Үз чиратларында волонтерлар активлыгы белән аерылып торган Мортазина Айгөл Илдар кызына рәхмәт хатлары тапшырды.
Мәктәптә патриотик тәрбия югары дәрәҗәдә оештырылганлыгы аерым билгеләп үтелде. Волонтерлар мәктәп директоры Азат Хәмзә улы Гәрәевкә һәм волонтерлар төркеме җитәкчесе Венера Петровна Пучковага зур рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев