Рамазанда ураза тоту һәм күңелне нурландыру серләре
“Мин әлегә намаз укымыйм, яулык япмыйм, мәчеткә йөрмим, ураза тотсам ярыймы?” – диючеләр бар. Бу сорауга Тукай районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт СӘҮБАНОВ җавап бирер.
Намаз укымаган кеше дә ураза тота ала. Беркайчан да кешенең канатын сындырырга ярамый. Киресенчә, андыйларга терәк булыйк. Аллаһы Тәгаләгә якынаеп, шуның аша намазга да бастырыр, башка гыйбадәтләргә дә юлын ачар. Әгәр дә кеше мөэмин-мөселман, сау-сәламәт икән, ул һичшиксез камил ураза тотарга тиеш. Башта 3 көн, уртада 3 көн, ахырдан 3 көн тотарга ярыймы дигән сорау бирәләр. Ярый, әлбәттә, башында 10 көн, уртада 10 көн, ахырда 10 көн. 30 көн дип уйлама, ният кыл 1 көнгә, тәвәккәллә. Үзегез дә сизәрсез, Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирми калмас.
Рамазан аенда Коръән иңдерелде. Аны һәрвакыт укырга кирәк, ә Рамазан аенда аеруча калдырмаска кирәк. Чөнки ул бәхет-сәгадәт, тынычлык, Аллаһы Сөбханә Тәгаләнең ризалыгын бирә. Без Аллаһның сүзләрен укыйбыз. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә: “Кем Аллаһның китабыннан бер хәреф укыса, аңа 10 әҗер-савап булыр, ә Рамазан аенда бу әҗер-савап кимендә 700 мәртәбә язылыр”. (Кайбер риваятьләрдә хисапсыз дип тә әйтелә). Укый белмәүчеләр аудио язма тыңлый ала.
Коръән Хира тау куышлыгында иңде. Ул тау Нур тавы дип атала башлады. Рамазан аенда иңде – ул ай иң нурлы айга әйләнде, мөбәрәк ай булды. Коръән безнең калебләребезгә иңсә, күңелләребез дә, тормышыбыз да һичшиксез нурлы булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев