3 февраль 2017 яңалыклары
-
Районыбызның өч тәрбиячесе зональ турда көч сынашачак
25 гыйнвар көнне «Ел тәрбиячесе» республика конкурсының муниципаль этабы үтте. Бәйгедә районның 18 тәрбиячесе катнашырга теләк белдергән иде. Читтән торып үткәрелгән сайлап алу турыннан аларның 9ы - Бәткенең «Аленушка» бакчасыннан Алина Ямалтдинова, Мәләкәснең «Тамчыкай» бакчасыннан Лилия Сәмигуллина, Түбән Суыксуның «Ак каен» бакчасыннан Лилия Шәйхетдинова, Күзкәйнең «Таңбатыр» бакчасыннан Гөлнара Сәхәпова, Яңа...
-
Тукай районы кубогына көрәш ярышлары үтте
Шушы көннәрдә Сосновый Бор поселогының спорт комплексында татар-башкорт милли көрәш ярышлары буенча Тукай муниципаль районы кубогына беренчелек үтте. Анда 1999-2001, 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк булган яшүсмерләр катнашты. Барысы бергә ярышларда районыбызның төрле авыл җирлекләреннән, мәктәпләрдән 15 команда, шул исәптән 95 спортчы көч сынашты.
-
Иң яхшы әйдаман район данын Казанда яклап чыгачак
Күптән түгел Кнәз авылының мәктәп базасында «Ин яхшы әйдаман - 2017» республика конкурсының муниципаль этап финал өлеше үтте. Анда барысы бергә төрле авыллардан булган 11 укучы бала катнашты.
-
Кнәз җирлегендә «Кама-Бекон»нан килгән истән, йорт янында су җыелудан зарландылар
«Татарстан» совхозы поселогында авыл җыены бик җанлы үтте, халык та яңартылган мәдәният йортын тутырып килгән иде, урын җитмәүчеләргә артта басып та торырга туры килде.
-
Фермер үзен ишеттерде
Боерган авылында яшәүче фермер Фаил Хөснетдинов 63 баш мөгезле эре терлек асрый. Аның ихатасында 35 сыер, 20 ат, 80 сарык бар. 22 савым сыердан көненә 400 литр сөт савып сата. Валет кушаматлы сыеры көненә 50 литр сөт бирә. Утарындагы 7 колын - фермерның куанычы.
-
Аэропорт хезмәткәрләре «WorldSkills»та катнаша
Газетабызда 1-3 февральдә Казан шәһәрендә «WorldSkills» стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының региональ этабы узуы хакында язган идек. Бүген аның соңгы көне. Яшь белгечләр төрле компетенцияләрдә көч сынашалар. Якташларыбыз - «Бигеш» аэропорты» хезмәткәрләре исә «Һава транспортында сервис» компетенциясендә катнаша. Биш кешедән торган командага уңышлар теләп, элемтәгә кердек. Газетабызның әлеге саны басмага...
-
«Ачык ишекләр көне»нә рәхим итегез
4 февраль көнне сәгать 10да Тукай районының үзәк больницасы «Ачык ишекләр көне» үткәрә. Очрашуга район мәктәпләрендә укучы яшьләр, студентлар һәм аларның әти-әниләре килүе көтелә. Катнашучыларга больница табиблары һәм шәфкать туташлары экскурсия дә оештырачак. Моннан тыш мәктәп балалары һәм әти-әниләр очрашуда катнашкан һәркемгә үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алачак, дип хәбәр итәләр...
-
Мәләкәс елгасына пычрак кар ыргытканнар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары Тукай районындагы Мәләкәс елгасына пычрак кар ыргытылуын ачыклаган. Күпердән елгага төшерелгән карның реагентлы икәнен исбатлау өчен лаборатория белгечләре тикшерү уздырган. Су объектларын саклау таләпләрен бозган кешеләр җаваплылыкка тартылачаклар, дип хәбәр итә Министрлыкның рәсми порталы. Бүгенге көндә Татарстанда 68 санкцияләнмәгән...
-
Февральдә пенсияләр арта
1 февральдән эшләмәүче пенсионерларның пенсияләре 5,4 процентка арта. Индексация 8 меңнән артык тукайлыга кагылачак. Пенсиянең иминият өлеше дә, билгеләнгән өлеше дә арта, ягъни индексация тулы суммадан ясала. Мәсәлән, кеше февральгә кадәр 13000 сум пенсия алган икән, ул бу айда 702 сумга артып киләчәк. Шулай итеп, февральдән картлык буенча иминият пенсиясенең...
-
Тукай районында туй үткәрү өчен серле дата – әлегә ачык
Бик күп парлар үзләренең туйларын үзенчәлкеле көннәрдә билгеләп үтәргә тырыша. Серле магик датада, ягъни мәсәлән. Бу ел календарендә андый көн 17.02.2017 числосына туры килә. "Якты юл" газетасына Тукай муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бу датаның әлегә кадәр буш икәнлеге мәгълүм булды. Гашыйкларның шулай ук үзләренең мәхәббәтләрен Гашыйлар көнендә дә - 2017...