Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кнәз җирлегендә «Кама-Бекон»нан килгән истән, йорт янында су җыелудан зарландылар

«Татарстан» совхозы поселогында авыл җыены бик җанлы үтте, халык та яңартылган мәдәният йортын тутырып килгән иде, урын җитмәүчеләргә артта басып та торырга туры килде.

Кнәз авыл җирлегендә бүген 4 мең ярым кеше яши. Узган ел биредә 77 бала туган. Мондый эре җирлектә, әлбәттә, ел дәвамында эшләр дә шактый башкарылган, хәл итәселәре дә күп. Җирлек башлыгы Тамара Белова үз чыгышында аларның һәрберсенә аерым тукталды. Балалар бакчасына капиталь ремонт кирәклеген, юлларны төзекләндерү буенча әле бик күп эшләр барлыгын һәм көн кадагындагы башка шундый хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләп үтте. Юллар салуга килгәндә, быел Кнәз авылыннан урман аша М-7 трассасына турыга чыгучы юлны яңабаштан ясарга планлаштыралар. 5,5 километр озынлыктагы юлның төзелеше республика программасы кысаларында финанслана. Эшне язга чыккач башлау күздә тотыла. Проектны тулысынча гамәлгә ашыру 2018 елга планлаштырылган. Яңа юл салынгач, «Татарстан» совхозы поселогы эченнән үтүче юл ябылмаячакмы соң, дип тә кызыксындылар Тамара Ивановнадан. Ул, халыкны тынычландырып, поселок эчендәге юлга кагылмаячакларын, хәрәкәт шулай ук дәвам итәчәген белдерде.

Мәктәп урамындагы 8нче йортта яшәүче бер ханым үзләрендәге яшәү шартларының нык начар булуыннан зарланды. Күпфатирлы йортның тирә-ягында һәрдаим су җыелуын, агып китәр урын булмавын, шул сәбәпле йорт яны сазлыкка әйләнүен җыенга килгән халык алдында чыгып сөйләде, санитар таләпләргә туры китерү өчен нинди дә булса чара күрелүен сорады. Җирлек башлыгы әйтүенчә, бу инде күп ел элек салынган йорт. Биредә төзелгәндә үк су агу стоклары ясалмаган булган. Моңа кадәр яңгыр һәм кар сулары канализация чокырына аккан, чүп белән тыгыла башлагач, аны да ябарга туры килгән. Район башлыгы Васил Хаҗиев мөрәҗәгатьне тыңлаганнан соң, аны үз контроленә алырга сүз бирде, урынга килеп, хәлдән чыгу җаен уйлашырбыз, дип ышандырды.

Поселок халкы шулай ук «Кама-Бекон» җәмгыятеннән килгән авыр истән нык зарланды. Предприятиенең халык җыенына килгән экологы бу иснең чыннан да булуын инкарь итмәде, ләкин экологларның тикшерү нәтиҗәләре аның кеше сәламәтлегенә зыянлы түгеллеген исбатлый, дип аңлатма бирде. Ләкин бу җавап кына залдагыларны тынычландырмады, алар кабат тикшерү үткәрүне һәм аның дөрес уздырылуын таләп итте.

Тамара Белова үз чыгышында җирлектә яшәүчеләрнең салым бурычы күп булуын басым ясап әйтте. Дөресен әйткәндә, бу проблема һәр җыенда диярлек күтәрелде. Кнәз җирлегендәге 4 мең ярым кешенең бүгенгә транспорт, җир, милек һ.б. салымнары буенча 3 млн сумнан артык әҗәте бар, дигән саннар яңгырады докладта. Җирлек башлыгы аларны соңга калмый түләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев