Фермер үзен ишеттерде
Боерган авылында яшәүче фермер Фаил Хөснетдинов 63 баш мөгезле эре терлек асрый. Аның ихатасында 35 сыер, 20 ат, 80 сарык бар. 22 савым сыердан көненә 400 литр сөт савып сата. Валет кушаматлы сыеры көненә 50 литр сөт бирә. Утарындагы 7 колын - фермерның куанычы.
- Фермер хуҗалыгын киңәйтү өчен җир ала алмыйм. 20 сутый кишәрлекне аукцион аша 350 мең сумга алдым. Мал асрау өчен күпме генә ул?! Гектарлаган җир кирәк, аны бу бәягә алу кыйммәт. Терлекләрне - ябар, асрар урын юк. Колхоз биналары миңа булмасмы дигән идем, аларын да Әхмәтов (элеккеге колхоз рәисе. - Ред.) сатып бетерде, - дип зарларын тезеп китте Боерган җыенында фермер Фаил Хөснетдинов. - Халыкның эшкәртелми яткан пай җирләрен алып, сөргән идем. Ызаннан кеше өлешенә кереп, җәй буе суд юлыннан кайтып кермәдем.
Биредә сүз соңгы елларда эшкәртелми яткан 500 гектарлап пай җире турында бара. Читтән дә чакырып карадылар, әмма батыраеп, бу җирләрне эшкәртергә алынучы табылмады. Инде шушы җирлектәге фермерлар, булдыра алганча, бүлгәләп алып, сөреп эшкәртә башлады. Кырларда чүп, агач үсеп беткән. Хәзер аны рәткә китерү, эшкәртү өчен шактый көч, акча салырга кирәк.
Фаил Хөснетдинов кулларын һавада болгый-болгый хуҗалык эшендә мигрантларны, бу очракта үзбәкләрне, кертү кирәклеген сөйләде. Ә соңгы вакытта миграцион сәясәт катгыйланып, бу мәсьәләләр аерым контрольдә. Очсызга гына эшләүче, телсез-тешсез мондый хезмәт көчен җәлеп иткән өчен, канун таләпләрен үтәмәгәндә, әйбәт кенә җаваплылыкка да тартырга мөмкиннәр. Үгез мәсьәләсе дә авыл җыенына чыкты. Көләсе килсә дә, авыл өчен бу вак мәсьәлә түгел. Боерганда шәхси хуҗалыкларда гына да 160 баш мөгезле эре терлек асрала, чагыштыру өчен күрше Күзкәй, Калмиядә мал башы шактый кимеде. Фермерның үгезе бар, мал каплату мәсьәләсендә аның белән эшләргә кирәк дигән фикер әйтелде.
Фермерның сорауларын тыңлаганнан соң район башлыгы Васил Хаҗиев:
- Фаил, мин сине ишеттем. Җыеннар узганнан соң син күтәргән мәсьәләләргә яңадан кайтырбыз, - диде.
Боерганлыларны эчә торган су мәсьәләсе борчый. Краннан су вакыты-вакыты белән кызыл төстә килә, эчү түгел, кер юарга да ярамый. Яңа су скважинасы кирәк, су челтәрләрен дә тулысынча алмаштырмый булмый. Аның күпмедер өлеше хәтта Чебенле күченгән узган гасырның 50-60нчы елларында ук салынган, диделәр. Бу зур чыгымнар белән бәйле мәсьәлә, аны бер көндә генә, хәтта быел гына да хәл итү мөмкин түгеллеген искәртеп, бу эшне эшләргә кирәк, диде әлеге җәһәттән район башлыгы Васил Хаҗиев.
Үләксә базын Калмиягә күчергәннәр, генпланда Боерганда калган
Авылның үләксә базы белән аңлашылып бетми торган хәл килеп чыккан - аны Калмия авылы үләксә базына күчергәннәр. Тик менә төп документ - генпланда ул элеккеге урынында калган.
Авылга үләксә базы кирәк, тик менә аны элеккеге урынында калдырыргамы? Яңасын төзергәме? Ул кайда урнашыр? Үләксә базының санитар зонасы 1 километрга кадәр икәнен исәпкә алганда , мондый күршелекне теләүчеләр табылырмы? Бу мәсьәләне авыл халкы белән хәл итеп, районның тиешле хезмәтләренә үз фикерләрен җиткерәселәре була.
Боерган мәктәбендә бүген нибары 42 бала укый. Ул соңгы елларда укучылар саны җитмәү сәбәпле, ябылырга мөмкин мәктәпләр исемлегендә. Район башлыгы Васил Хаҗиев әлеге җәһәттән районда мәктәпләрне саклап калу сәясәте алып барылуын әйтте. Мәктәп - авылның киләчәге.
Шунысы күңелгә рәхәт булды: җыен әле шушы елларда гына куллануга тапшырылган җылы, якты клуб бинасында узды. Очрашуда хезмәт уңганнарын, авыл тормышы, яшәешенә күркәм өлеш керткән авылдашларны, уллары солдат хезмәтендә булган әниләрне тәбрикләү, рәхмәт сүзләре әйтелде.
Болар барысы да авыл җирлеге башлыгы Зарифҗан Камильяновның хисап чыгышына һәм бу чарага җылылык өстәде.
Авыл эшмәкәре Гөлсинә Галиева «Земский доктор» программасы буенча авылга кайтып, Күзкәй участок больницасында теш табибы булып эшләүче улы Илназ Галиевның йортына газ кертүдә булышкан өчен район җитәкчелегенә, авыл җирлеге җитәкчелеге һәм депутатларына рәхмәтләрен җиткерде.
- Улыбызның гаиләсе белән яныбызда, авылда, яшәвенә бик сөенәбез. Чакырсам, шунда ук килеп җитә. Газ тоташтыргач, өйләре май кебек җылы, оныкларым рәхәтләнеп уйнап йөри. Барыгызга да зур рәхмәт! - диде ул.
Җыенда катнашкан күп балалы әни Гөлфия Мәхмүтова газета аша урамда йөрүче этләр мәсьәләсен күтәрүне сорады. Ул авылдашларын этләрне бәйдә тотарга чакыра. Аларның урамда йөрүе куркыныч тудыра.
Кыскасы, авыл җыенында халыкны борчыган мәсьәләләр күтәрелде, алар буенча эшлекле сөйләшү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев