Тере тарих белән очрашу
Бу көннәрдә бөтен район буенча тылда һәм фронтта җиңүгә Җиңү яулаган ветераннарыбызга рәхмәт сүзләре яңгырый.
Аларның батырлыгы – үткән тормышның бер бите генә түгел, ә тере тарих, аны саклау һәм буыннан буынга тапшыру безнең бурыч.
Әҗмәкәй авыл җирлегендә авыр сугыш елларында тылда хезмәт куйган ветераннарыбыз белән очрашу узды. Ветераннарны котларга район Советы Аппараты җитәкчесе Айрат Габдуллин һәм җирлек башлыгы Гөлнара Хөсәенова килде.
Җылы рәхмәт сүзләре белән бергә алар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев исеменнән бүләкләр тапшырдылар:
- Әлфия Сибгатулла кызы Кашапова,
- Хәлил Гәләлетдин улы Миңгалиев,
- Зөлфәт Мулланур улы Муллануров,
- Мөгаллимә Шәйморат кызы Нуриева,
- Мәдинә Зыятдин кызы Нуруллина,
- Рәисә Әхкиям кызы Садыйкова,
- Зинфира Дәүләтхуҗа кызы Сәетгәрәева,
- Фәния Фәрхетдин кызы Хуҗина;
- Муллаҗан Шәймәрдән улы Шәймәрданов.
Аларның язмышлары – батырлык, ныклык һәм Ватанга чиксез мәхәббәт дәресе ул.
Рәхмәт сезгә, кадерле ветераннар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев