Тукай районында исерек килеш кабат рульгә утырган ир-ат суд каршында җавап тотачак
БДД

Тукай районында исерек килеш кабат рульгә утырган ир-ат суд каршында җавап тотачак

Тукай районы прокуратурасы Белоус авылының 43 яшьлек кешесенә карата гаепләүне раслады. Аны транспорт чарасы белән кабат исерек хәлдә идарә итүдә гаеплиләр. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2025 елның мартында бу ир-ат инде исерек килеш машина йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Ул вакытта аңа 30 мең сум штраф салынган һәм 1 ел 6 айга машина йөртү хокукы алынган. Әмма бу җәза аны кабат кагыйдә бозудан туктатып калмаган.

2026 елның 18 апрелендә янә исерек хәлдә квадроциклга утырган бу ир-атны Белоус авылында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан. Транспорт чарасы махсус стоянкага озатылган.

Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше Тукай районы судына тапшырылган.

 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев