Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
БДД

«Яр Чаллы — Әлмәт — Биклән» юлында чокырларны ремонтлау башланды

«Татавтодор» җәмгыяте юлчылары планлы режимда асфальт катламын яңарта һәм юл нигезен ныгыта.

«Яр Чаллы — Әлмәт — Биклән» автомобиль юлының бер участогында «Татавтодор» акционерлык җәмгыяте көче белән чокырларны ремонтлау эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта белгечләр асфальт-бетон катламын җәю белән шөгыльләнә.

Эшләр барышында юлның нигезе урыннарда ныгытыла, шулай ук су җибәрү (дренаж) чаралары да башкарыла. Барлык ремонт эшләре билгеләнгән план нигезендә башкарыла, бу юлның кулланылыш срогын озайтырга һәм хәрәкәт куркынычсызлыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Динис Вәлиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев