Әҗмәкәйдә нәниләр юл кагыйдәләрен өйрәнде
Әҗмәкәй авылының «Миләшкәй» балалар бакчасында нәниләр өчен куркынычсыз җәй темасына багышланган эчтәлекле чара оештырылды. «Светофория иленә сәяхәт» дип аталган уен формасындагы бәйрәмдә сабыйлар юлда үз-үзеңне дөрес тотуның төп кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Бәйрәмдә балалар юл билгеләре турындагы табышмакларга җавап таптылар, хәрәкәтле уеннарда катнаштылар, шофёр һәм регулировщик булып, үзләрен сынап карадылар.

Бакчада тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен исбатладылар: алар светофор сигналларын ялгышмыйча атадылар һәм катлаулы юл ситуацияләрендә ничек эш итәргә кирәклеген аңлаттылар.

Фото: район мәгариф идарәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев