Алтмыш ел иңне-иңгә куеп, тормыш юлын бергә үткәннәр
Шундый кешеләр була, көтмәгәндә генә очрашасың да, ул гомер буена якын кешең, яшәү өлгең булып кала. «Якты юл» («Светлый путь») газетасын оештырып, эшли генә башлаган еллар. Редактор чакырып алды да: - Мин сиңа бик җитди задание бирәм - ике көннән хуҗалык җитәкчеләренең район җыелышы була, шуннан отчет язарга кирәк. Бүген...
Райбашкарма комитетының план бүлегенә килеп керүгә мине коңгырт чәчен турыга ачып үреп, төйнәп куйган, зәңгәр күзләреннән нур чәчеп торган мөлаем ханым каршы алды. Җыелыш халык хуҗалыгын үстерү буенча икътисади-социаль планнарның үтәлешенең барышы турында иде. Докладны байтак өйрәндем, әллә нинди билгеләр, тамгалар куелган. Җыелыш башланды, Әнисә Шәфигулловна трибунада хисап тота. Докладның теге билгеләр, тамгалар куелган турына җиткәч, кәгазьдән башын күтәреп, планы үтәлеп җитмәгән предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә. Соңыннан белдем, план үтәлеше аксаган предприятиеләрдә үзе булып, эш барышын җентекләп өйрәнгән икән. Дөресен әйтергә кирәк, миңа редактор биргән заданиене үтәү җиңел булмады, әмма күп нәрсәгә өйрәндем, чөнки җыелыштан соң да Әнисә Шәфигулловнаны байтак тинтерәттем. Аның каравы язмам уңай бәяләнде. Менә бу очрашуга 40 елдан артык вакыт узды, ә без бу зыялы, тирән белемле, зирәк акыллы ханым белән яхшы ук дуслар булып калдык. Хезмәт юлларыбыз гел киселеп торды, иң төгәл мәгълүматларны без аннан ала идек. Шуның өстенә аның белән бәйләү, чигү кебек уртак шөгылебез дә бар икән, уртаклашабыз, бер-беребездән өйрәнәбез.
Икебез дә сугыш еллары балалары, нужаны чүмечләп эчкән кешеләр. Әнисә Шәфигулловна гаиләдә унберенче бала булып туган, тормыш тәртәсенә бик иртә җигелгән, кыенлыклар аның холкын чарлаган, яшәргә өйрәткән, калебен ныгыткан. Уналты яшеннән финанс техникумына укырга киткән, туган нигезенә ул башка әйләнеп кайтмаган - Башкортстанда үскән кызны эшкә Чаллы районына җибәргәннәр. Башта район финанс бүлегендә бухгалтер, икътисадчы, аннары финанс бүлеге башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән, биредә гаилә корган. Ул елларны Әнисә Зиннәтуллина:
- Илленче еллар, сугыш җимергән илне торгызу еллары. Авыл халкы «ирекле» заем өстенә натуралата салым түләргә тиеш. Мәсәлән, бер сыерга аена 3 кг май, бер баш сарыкка елына 3 кг йон, тавык булса да, булмаса да һәр йортка 300 данә йомырка, бәрәңге... Аларны җыю финанс бүлегенә йөкләнә. Һәр авылга бер финанс агенты, авыл советында бер инспектор. Алар белән берлектә, йорт саен йөреп, шул йөкләмәләрне җыябыз. Халыкның үз хәле дә авыр, өй саен диярлек сугыш ятимнәре, йөрәгем әрнеп елаган чакларым да булды.
Финанс бүлегенең транспорты юк. Кышкы буранда, язгы-көзге пычракларда кем ничек булдыра, шулай авылдан авылга йөрибез, районда мин аяк басмаган җир калмады, - дип искә ала.
Яшь кызның тормыш юлы шулай башлана. 1952 елда Әнисә Чаллыдагы «Республиканец» такта яру заводында эретеп ябыштыручы булып эшләүче акыллы, алтын куллы уңган егет Рәфгат Теркулов белән таныша. Биш ел буе очрашып йөргәннән соң гаилә коралар.
- Хәзерге кебек гөрләтеп туйлар ясау юк иде, аның каравы Рәфгат өйләнгәнче үк үз куллары белән менә дигән йорт җиткергән егет иде. Мине аның әти-әнисе бик җылы кабул итте. Әтисе никах укыды, озын тигез гомер теләде. Урыны җәннәттә булсын, теләге чынга ашты. Менә бүген гаилә коруыбызга 60 ел тулды. Хезмәт юлында да уңышларга ирештек. Рәфгат тора-бара читтән торып, Мәскәүнең урманчылык институтын, мин дә финанс институтын тәмамладык, - ди Әнисә ханым уйларга чумып. - Әти-әни безнең гаиләнең түрендә булды, унөч ел бергә яшәп, тәрбияләп соңгы юлга озаттык.
Тату гаиләгә куаныч булып ике уллары Кәрим белән Илдар туа. Алтын куллы әтиләре аларга нинди генә уенчыклар ясамый. Әтиләре күңелләренә салган оеткы һөнәр сайлаганда да икеләнеп торырга ирек бирми - егетләрнең икесе дә Казан төзелеш институтын тәмамлаган. Чаллыда төзелеш оешмаларында җитәкче эшләрдә. Гаилә корганнар, биш онык үстергәннәр. Тырышлык, кояш астында үз урыныңны дөрес сайлый белү сәләтен оныклар да гаиләдә әти-әниләре, әби-бабалары үрнәгендә күңелләренә сеңдереп үскәннәр. Урта мәктәпне - алтын медальгә, югары уку йортларын кызыл диплом алып тәмамлаганнар. Ә һөнәрнең төрлесен сайлаганнар: табиб, икътисадчы, инженер-конструктор, тәрҗемәче. Укыган һөнәрләре буенча эшлиләр, чит телләрне үзләштергәннәр, гаилә корганнар. Моннан 60 ел элек корган гаилә чишмәсенең саф суы әнә шулай матур гына челтерәп ага тора.
Ә Әнисә Зиннәтуллина белән Рәфгат Теркуловның хезмәт юллары, алар яулаган үрләр турында үзе бер китап язарлык. Район җыелышларында аларның икесенә дә күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге Мактау кәгазьләре тапшырулары истә. Икесенә дә «КамАЗ төзелеше ударнигы» исеме бирелде, Әнисә Зиннәтуллинаның исеме республиканың Почет китабына кертелгән.
Хәтеремдә әле: «КамАЗ»ның авыл хуҗалыгы зонасын төзү өчен «Камгэсэнергострой» каршында «Стройдеталь» заводы оештырылды. Вазифасы - терлекчелек биналары, мәктәп, авылда киң колач белән барган йортлар төзелешләрен кирәкле материаллар белән тәэмин итү. Партиянең ра-йон комитеты анда директор итеп, тәҗрибәле оста Рәфгат Теркуловны җибәрде. Завод 7 районны кирәкле төзелеш материаллары белән тәэмин итә иде. Җитәкченең күп төрле Мактау кәгазьләре, истәлекле медальләр белән бүләкләнүе заводның уңышлы эшләвенә дәлил.
Хәзер инде хезмәт юлын намуслы үткән бу пар лаеклы ялда. Бәхетлеме сез, дип сорамадым мин алардан. Бер-берсен ярты сүздән, күз карашыннан аңлап, олылап 60 ел бергә яшәгән, менә дигән варислар үстергән кешеләр ничек инде бәхетле булмасын?! Байлык артыннан кумадылар, мөмкинлекләреннән килсә дә, кайберәүләр кебек фатир артыннан фатир алмаштырып мәш килмәделәр, балалары тәгәрәшеп үскән, иңне-иңгә куеп гомер иткән гаилә учагы җылысын саклап, бер-берсен олылап гомер итәләр алар.
Заһидә Нәбиуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев