Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Сугыш көйдергән балачак

Бөек Ватан сугышы ветераннарының гына түгел, тыл ветераннарының да сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Алар туган илгә бирелгәнлек, батырлык өлгесе. Сугыш гарасатын кичергән бу буын кешеләренә хөрмәтебезне күрсәтергә, рәхмәтебезне әйтергә өлгерә алсак иде. Шул максат белән, без алар белән очрашулар үткәрәбез. Яңа ел алдыннан Комсомолец поселогы китапханәсенә тыл ветераны Сәмигулла Хәбибулла...

Бөек Ватан сугышы аның балачак хыялларына кара давыл булып килеп керә. Авылда барган ыгы-зыгының ни икәнен дә аңламаган малай «сугыш» сүзен ишетә. Хәбәр таралып күп тә үтми, авылдагы ир-егетләрне фронтка ала башлыйлар. Сәмигулланың әтисен 1942 елның җәендә алалар. Озак сугышырга туры килми аңа. Ике-өч ай үтүгә, каты яраланган солдатны өенә кайтаралар. Ике айлап яраларыннан газапланганнан соң, Хәбибулла бакыйлыкка күчә. Тол хатын кулында өч бала кала. Олы улы Сәмигуллага да нибары 9 яшь була. Еллары нинди бит: ачлык, ялангачлык, колхоз тәмам күтәрәмгә калган. Үсмер малай, әнисе белән бергә, тормыш тәртәсенә җигелә. Әнисе көндез дә, төнлә дә эштә, ә апайларын Сәмигулла карый. Ач балалар ашарга сорап елый, аннары арып йоклап китәләр. Малай, аларны калдырып, әнисенә булышырга йөгерә.

Салам белән балчык кушып, яланаяклары канап беткәнче, тирес кирпеч суккан көннәре аның бүген дә исеннән чыкмый. Тормыш авыр булса да, еллар тиз үтә. Барысын шатлыкка күмеп, җиңү көне җитә. Сөенечләре бик зур булса да, газизләрен сугышта югалткан гаиләләргә тормыш җиңеләйми. Җиңү көне килгәндә, Сәмигулла 12 яшьтә була. Туйганчы ашаулар, уйнап күңел ачулар хыялда гына. Камыт кигерергә буйлары җитмәгән малайлар, түмәргә басып, ат җигәләр, авыр эшләрдә газап чигәләр. Әтиләре сугышта үлгән балаларга азмы-күпме пособие бирәләр. Ә Сәмигуллаларга анысы да эләкми, чөнки әтисе яу кырында түгел, сугыштан яраланып кайтып, өендә үлә. Авыр эштә изелеп, балалар үстергән, колхозны күтәрешкән әнисе эченнән шушы гаделсезлеккә рәнҗеп киткәндер якты дөньядан. Сәмигулла абый зарлана белми, бик авыр узса да, үсмер елларын, хезмәттә үткән гомерен сагынып, горурлык белән искә ала. Авыр сынауларда сыгылмый яшәве белән көчле ул һәм безнең буын өчен күркәм өлге.

Актаныш районында туып-үскән Сәмигулла ага хатыны - тыл ветераны Гөлчирә апа белән Комсомолец поселогында яши. Биш бала табып үстергәннәр. Инде оныкларына, оныкчыкларына куанып гомер итәләр, дип язып җибәргән редакциягә М. Нафикова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев