Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Картаюны белми йөрәк

Шушы көннәрдә Яңа Бүләк авыл җирлегенә караган Күктәк-Мирсәет авылында гомер кичерүче Рәшидә әби Мирсәетова 90 яшьлек олуг юбилеен билгеләп үтте. Аны гомер бәйрәме белән котларга район җитәкчелеге дә килде.

1927 елның 5 гыйнвар көнендә Мирсәет ага һәм аның тормыш иптәше Мәгъфүрә апаның озак еллар көткән кыз балалары дөньяга килә. Аңа Рәшидә дип исем кушалар. «Әтием Мирсәет - колхоз төзегән кеше. Заманында Ленин белән очрашып, авыл төзергә ризалык алган. Тәгаенләгән җирдә иң элек күк тәкә чалдырган. Шул урында авыл барлыкка килгән. Әтием хөрмәтенә ул авылны Күктәк-Мирсәет дип йөртәләр. Әнием гомер буе атлар көтте. Мине дә атка утыртып йөртте. Шуңа күрә сәламәтлек нык булгандыр», - дип искә ала Рәшидә әби үз әти-әнисен.

Күктәк-Мирсәет авылында башлангыч, Югары Чыршылы авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Алабуга шәһәренең культура училищесының китапханәчеләр әзерләү бүлегенә укырга керә. Ләкин икенче курсның бер аен укыган кызга, аягына чабата киеп килгән өчен, укытучысы бу училищеда укырга рөхсәт бирми. Рәшидә әби, әнисе янына кайтып, колхозга эшкә керә. Тора-бара авылдагы ир-атлар фронтка китеп бетә, тормышлар авырайганнан-авырая бара. Башта ул төрле эшкә - кайда көч күп кирәк, шунда бара. Тракторчы ир-атлар фронтка киткәч, Чаллы механизация училищесына укырга керә. Аны яхшы билгеләргә тәмамлаганнан соң, Рәшидә әбине Хуҗи авылына җибәрәләр. Биредә ул 1959 елга кадәр тракторда эшли: җир сөрә, ашлык чәчә. Яңа Бүләк авылында дуңгызчылык фермасы оешканнан соң, партия члены булган кызны дуңгызларны балалату группасына эшкә куялар. Үз эшенең остасы булган Рәшидә Мирсәетова 37 ел дуңгызчылыкта эшли. Аның тырыш хезмәте «Почет билгесе», «Хезмәт Кызыл Байрагы» орденнары, «Хезмәттәге батырлык өчен» һәм «Хезмәт ветераны» медальләре, күп санлы мактау кәгазьләре, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнә.

Рәшидә әби бүгенге көндә дә авыл тормышында актив катнаша. Авыл, район күләмендә үткәрелгән концертларда чыгыш ясый. Алай гына да түгел, республикакүләм «Балкыш-III» фестивелендә Рәшидә Мирсәетова «Алма кебек матур чагым» җыры белән залда утыручы һәркемнең күңелен күтәреп, аларны яшьлегенә алып кайтып, лауреат исеменә лаек булды.

Рәшидә әби әле бүген дә, Яңа Бүләк авылы мәдәният йортында булачак концертка әзерләнеп, җыр сайлау белән мәшгуль.

Туган көнендә Рәшидә Мирсәетованы район башлыгы урынбасары Рөстәм Закиров котлады. Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, район башлыгы Васил Хаҗиевтан чәчәк бәйләме һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Район ветераннар советы һәм инвалидлар оешмасы рәисе Галимҗан Зарипов та, котлап, бүләк тапшырды. Рәшидә апаны барлык авылдашлары исеменнән авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәгыйтдинов та тәбрикләде, аңа изге теләкләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк тапшырды, дип хәбәр иттеләр безгә Яңа Бүләк авылының мәдәният йорты хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев