Тукай районында авыл хуҗалыгы техникасы, агрегатлар язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгына куелган
Бүген районга Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов эшлекле визит белән килде.

Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев җитәкчелегендә Гостехнадзорның Тукай районы һәм Яр Чаллы шәһәре буенча бүлеге җитәкчесе Илнар Мөбәрәкҗанов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов һәм белгечләр составында эшче комиссия «”Әнәк” ҖЧҖе агрофирмасының “Ворошиловский” филиалында, «Гигант» ҖЧҖ, «Сәйдәшев исемендәге» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесендә, «Ярыш» ҖЧҖе авыл хуҗалыгы җитештерү предприятиесендә һәм «Кама» агрофирмасында язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк авыл хуҗалыгы техникасының төзеклеген, барлык агрегатларының әзерлеген тикшерү һәм хезмәткә кабул итү буенча рейд ясады. Тулаем алганда, безнең районда авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә әзерлек сызыгына куелган.
.png)
Аграрийлар алдында район башлыгы Камил Нәҗмиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов, Дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов чыгыш ясадылар. Алар аграрийларга язгы чәчүне уңышлы башкарып чыгу буенча төпле киңәшләрен бирделәр, игелекле эшләрендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев