Урак өсте Татарстан кырларында кызу темп белән дәвам итә: республикада инде 3,21 млн тонна ашлык җыеп алынган. 4 сентябрьгә игенчеләр бөртекле культуралар мәйданнарының 83 процентын эшкәрткән.
4 сентябрьгә Татарстанда бөртекле культураларның 83 процент мәйданы суктырылган. Уңыш күләме 3,21 млн тонна тәшкил итә, гектарыннан уртача 35 центнер ашлык җыела. Бу хакта республика Хөкүмәте йортындагы киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.
12 районда урып-җыю эшләре 90 проценттан арткан, 10 районда 100 мең тоннадан күбрәк ашлык җыелган. Иң югары уңыш Тәтеш районында — гектарыннан 50 центнердан артык.
Шикәр чөгендере дә җыела: җиде районда 5,4 мең гектар мәйданнан 296 мең тонна тамыразык алынган. 16 район силоска кукуруз әзерләүгә керешкән.
Республикада көзге культуралар чәчү дәвам итә. Бүгенгә 296 мең гектарда эш башкарылган, шул исәптән 215 мең гектарда көзге бөртекле культуралар һәм 82 мең гектарда рапс чәчелгән.
Нет комментариев