Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Күркәм холык, ихласлык – иң зур байлык

Тукай районының иң зур байлыгы — туган җиренә йөрәге белән бәйләнгән, авыл хезмәтенә тугры кешеләр. Фәнис Гайнетдинов җитәкчелегендә Иске Абдул авылындагы сөтчелек комплексы хезмәткәрләр өчен эш урыны гына түгел, ә бердәмлек, тырышлык һәм һөнәри осталык тупланган чын гаилә учагына әверелгән. Буыннан-буынга күчкән тәҗрибә, үрнәк тәртип һәм шәһәр тормышын калдырган, авыл хезмәтенә гашыйк булган кызлар язмышы турында — безнең материалда.

«Фәнис – дөнья бәясе кеше. Холкы – күркәм. Кулы бар эшкә дә ятып тора. Туган авылын, үз халкын, эшен аның кебек тә ихластан яратучы кеше, булса да, бик сирәктер. Авылыбыз горурлыгы. Ата-анасына, гаиләсенә игелекле ир солтаны!»

Иске Абдул авылында туып-үскән  һәм гомере буе туган җиренә тугрылыклы булган Фәнис Габделхәй улы Гайнетдинов – әнә шундый сыйфатларга ия шәхес. «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафина һәм сөтчелек комплексындагы хезмәттәшләре Фәнис Гайнетдиновны әнә шундый күңелгә ятышлы сыйфатламалар белән бәяләделәр.

Иске Абдул сөтчелек комплексы мөдире фермадагы эш белән таныштырганда терлекче, сыер савучылар белән аралашырга өлгердек. Барысы да беравыздан: «Ферма мөдиреннән уңдык!» – диләр.  Гомере буе терлекчелектә эшләүче Галимҗан: «Фәниснең әтисе озак еллар колхозда эшләде. Нәкъ әтисе кебек тынгысыз – Фәнис иртәнге дүрттә фермада. Эштә төрле вакытлар була: мал караучы чирләргә мөмкин яисә аның кайда да булса барасы була. “Мин – ферма мөдире” дип тормый, кулына сәнәген дә ала, чиләген дә тота ул – һәркемне алыштыра. Әнә ферма аллары, эш бүлмәсе – гөл-чәчкәләргә күмелгән. Фәниснең кулы килешә – шуңа да алар һәрвакыт шау чәчәктә. Кыскасы, ферма белән үз хуҗалыгы арасында аерма юк аның өчен. Икесен тиң күреп, чын күңелдән эшли. Фәнис олыны – олы, кечене кече итә белә», – ди авылдашы, хезмәттәше мөдир белән горурланып.

Хак сүзләр. Фермада – тәртип, бар җирдә пөхтәлек. Җирдә аунап яткан тәмәке төпчеген дә чүп савыта илтеп сала мөдир. Терлекләр тотыла торган биналар, саву залын күрсәтеп йөргәндә дә фермада барлык эш-гамәлләрнең фән кушканча – замана таләпләренә җавап бирерлек итеп башкарылуы хакында сөйләде ул.                   

Сыерлар да... башка икән   

Иске Абдул бригадасындагы сөтчелек комплексында 400 гә якын сыерны савуны дүрт кеше – машина белән саву операторлары башкара. Малларга бер кеше азык сала, асларын автомат җыештыра.

Фермада барлык эшләр кул хезмәте белән башкарылган чордагы Миләшкәй, Карлыгач, Сандугачкайлар түгел, сыерлар да... башка икән. Сөтлебикәләрнең колакларында – “алкалар” – анда малның шәхси номеры теркәлгән. Саву залында эш автоматлаштырылган. Иң элек ашату бинасында тотылган сыерларны терлекче саву залына китерә. Шуннан үз вакыты белән төркемләп сыерлар керә һәм һәрберсе үз урынына баса. Беренче эш итеп, сыерларның имчәге махсус эремә салынган савытта юдырыла, корытып сөртелгәннән соң аларга чиста саву аппараты кидерелә. Берничә минут эчендә сөт савылып бетә һәм экранда сөт күләме, сыерның номеры пәйда була. Саву аппараты автомат рәвештә алына һәм имчәкләргә антисептик мазь сөртелә. Бу төркем сыерлар савылганнан соң икенче төркем сыерлар үз урынына кереп баса. Шунысын да әйтергә кирәк, саву залында авыр ис борынны ярып керми. Һәркайда чисталык-тәртип саклана.

Машина белән саву операторлары, терлекчеләргә эш урынында барлык шартлар да тудырылган. Иркен, якты ризык-тәгам җыю бүлмәсендә кул һәм савыт-саба юуу өчен аерым раковиналар куелган,  суыткыч, микродулкынлы мич эшләп тора. Эштән соң хезмәткәргә тәнен-бәдәнен сафландыру өчен душ та бар.  

Ир-атка җитмеш төрле һөнәр дә аз

«Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесенең Иске Абдулдагы сөтчелек комплексы мөдире Фәнис Гайнетдинов чын мәгънәсендә ватанпарвәр. Ул: «Ярты гасырлык гомер юлымда Камчатка хәрби флотилиясендә (Тихоокеанский флот ВМФ России) хезмәт иткәндә генә Иске Абдулымнан аерылып тордым. Моряк булып хезмәт итүем – язмыш бүләге. Диңгезләр кичтем, дөнья күрдем. Үзвакытында ир-егетнең диңгез тозын, тормыш “тозын” татуы физик һәм рухи ныклык бирә. Газиз җиремә җаным-тәнем белән береккәнмен. Әти унбиш яшеннән авыл хуҗалыгында хезмәт юлын башлаган һәм шуңа тугрылыклы булып калды. Әни – кырык ел! сыер сауды. Әйтергә генә ансат, ул елларда терлекчелектә барлык эшләр кул хезмәте белән башкарыла иде. Авыл баласы, исәя төшкәч тә кул арасына керә. Илшат та, мин дә әти-әнинең уң кулы булдык. Шәхси хуҗалыктагы эшләрнең күпчелеген әти-әни эштә чагында ялт иттереп башкарып куя торган идек. Җәйге каникул авыл баласы өчен хезмәт һәм ял лагеры ролен үтәде. Шуңа да, нинди генә эш башкарсам да аны авыр итеп кабул итмәдем. Армиядә диңгез флотында хезмәт иткән кеше буларак, ризык әзерләү минем өчен яраткан шөгыль генә ул. Тормыш иптәшем Лилия белән ике кыз бер ул тәрбияләп үстерәбез. Олы кызыбыз Алинә Яр Чаллыда медицина колледжында укый, Булатка – 14, Нәргизәгә – 9 яшь. Хәләл җефетемнең эше сменалы. Кече кызыбыз Нәргизә белән Лилия эштән кайтуга “ә” дигәнче тәмле ризык әзерләп куябыз. Аш пешерү, бәлеш салуның бер кыенлыгы да юк»,– ди хуҗалыкчыл ир-егет.

Авылда мал асрап, яшелә һәм җиләк-җимеш үстереп яшәүнең үз яме. Лилия белән Фәнис Гайнетдиновлар алты баш мөгезле эре терлек һәм тавыклар асрыйлар, бакча тоталар.

Каладан – салага!

Шунысы кызыклы, Фәниснең тормыш иптәше Лилия – Яр Чаллыда туып-үскән кыз. Иске Абдулга килен булып төшкән һәм сөекле парын – гомерлек ярын яраткан шикелле бу авылны үз иткән. Калада туып-үскән Чулпан һәм Регина да – Иске Абдулны туган йортыдай кабул иткәннәр.

Сөтчелек комплексында сыер савучы Чулпан Низаметдинова Яр Чаллыда туып-үскән. Ак калада Иске Абдул егете Рифкать белән гаилә корганнар. Берничә ел Чаллыда яшәгәннән соң авыру әти-әниләрен тәрбияләп тору өчен Иске Абдулга күченеп кайтканнар. Шул кайтудан төпләнеп калганнар. Рифкать – КАМАЗ зур йөк автомобилен йөртә. Шушы айда пенсиягә чыгуына карамастан яраткан хезмәтен дәвам итә. Өч бала тәрбияләп үстергән аналар 57 яшьтә пенсиягә чыга. Чулпан Низаметдтнова: «Мин әле яшь – лаеклы ялга чыгарга тагын биш ел бар, – дип шаккатыра. Баксаң, Чулпанга 52 яшь икән. Ә бит аңа үз яшен бирерлек түгел – авыл һавасы, суы килешкән – яшь күренә. Уйларымны сизгәндәй Чулпан: «Иске Абдул – күңелемә якын. Авыл тормышы миңа килеште.  Яр Чаллыга эшебез төшеп барганда да тизрәк авылга кайтасы килә. Бирегә кайтып төпләнүебезгә сөенеп бетә алмыйм. Хуҗалыгыбызда ике сыер, сугымлык мал асрыйбыз, тавыклар тотабыз. Бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә. Үз сыебыз – сыйфатлы ризыгыбыз белән тукланабыз»,  – дип шатлыгы белән уртаклаша.  Низаметдиновларның ике балалары үз тормышлары белән Яр Чаллыда яшиләр. Иске Абдулда туган кызларына 14 яшь. Чулпан белән Рифкать Низаметдиновлар – авылны яшәтүчеләр.

Бозаулар караучы Регина Насыйрова Яр Чаллыда туып-үскән һәм ак калада Мөнир Насыйровка кияүгә чыккан. Бу гаиләне дә язмыш Иске Абдулга китергән. «Кала кызына салада авыр булмадымы?» – дигән соравыма Регина: «Менә бу чибәркәй – тана бозау, бүген таңда якты дөньяга килде. И-й, аларның һәркайсы сөйкемле, һәрберсен яшь баладай тәрбиялим. Үзләрен яраттыра белә алар. Бигрәк сөйкемле җан ияләре! Бик яратам аларны, – дип үз карамагындагы алтмышлап бозауның һәммәсе хакында яратып сөйләргә дә әзер. – 2010 нчы елда гаиләбез белән Иске Абдулга күченеп килдек һәм 12 ел колхоз өендә яшәдек.  Баштагы елларда сыер фермасында савучы булып эшләдем. Шәһәр кызы булсам да, фермадагы четерекле эштән курыкмадым – таналар өйрәттем. Ирем Мөнир Насыйров – комбаинчы. Урып-җыю эшләре төгәлләнгәч ындыр табагында эшли. Авыл хуҗалыгында эш ел әйләнәсе бетеп тормый. Икебез дә авылны, шушында яшәүче халыкны һәм эшебезне яратабыз. Аллаһка шөкер, тормышыбыз түгәрәк. Олы улыбыз Айдар  үз гаиләсе белән Яр Чаллыда яши. Кызыбыз Ралия Яр Чаллы педагогия университетында укый. Бирегә күчеп килгәч туган улыбыз Рүзәл 6 нчы сыйныфка укырга барачак. Җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафин эшләгән кешенең кадерен белә  – дәүләт программасы кысаларында хуҗалыкта эшләүче берничә гаиләне яңа, яхшы йортлы итүдә зур тырышлык куйды. Өебез – иркен, якты, барлык уңайлыклар да тудырылган. Биредә төпләнеп калуыбызга җиребез-күгебез белән сөенәбез, – ди.

Иске Абдул бригадасындагы сөтчелек комплексында 400 гә якын савым сыеры асрала. Тәүлеклек савым 10 тонна тәшкил итә, бер сыердан уртача 30 килограмм сөт савыла.
Гольштино-фриз токымлы сыерларның тана бозаулары – нәселгә калдырыла, үгез бозаулар – сатуга китә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев