Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районында шепкән уруга керештеләр

Кичә Тукай районы басуларында шепкән (рыжик) уруга керештеләр. Бу культураны былтыр беренче тапкыр "Кама" агрофирмасы чәчте. Быел исә шепкән басулары мәйданы тагын да арттырылды. Узган елны 617 га мәйданны биләсә, быел - 961 га. Шуның 90 гектары инде урылган, 11,6 гектары - 100 тоннадан артыграгы суктырылган, дип хәбәр итте Тукай...

Кичә Тукай районы басуларында шепкән (рыжик) уруга керештеләр. Бу культураны былтыр беренче тапкыр "Кама" агрофирмасы чәчте. Быел исә шепкән басулары мәйданы тагын да арттырылды. Узган елны 617 га мәйданны биләсә, быел - 961 га. Шуның 90 гектары инде урылган, 11,6 гектары - 100 тоннадан артыграгы суктырылган, дип хәбәр итте Тукай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәйдәр Сабитов.

Кичә районның кайбер авылларында төн буе яңгыр яуды, тик Теләнче Тамак авылын ул читләтеп узган, шуңа күрә комбайннар бүген дә шепкән басуында гөрләтеп эшләвен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев